Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар шагыйре Әхмәт Саттар вафат


Әхмәт Саттар
Әхмәт Саттар

Күренекле татар шагыйре, әдип, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әхмәт Саттар 78 яшендә Анапада шифаханәдә вафат булган.

Беренчел мәгълүматларга караганда, шагыйрьнең диңгез буенда ял иткәндә йөрәге тоткан дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлегенең матбугат хезмәте.

Әхмәт Саттар (Әхмәт Саттар улы Саттаров) 1939 елның 17 октябрендә Нижгар өлкәсе Сергач районы Кучкай Пожары авылында туа. Ул - Русия һәм Татарстан язучылар берлекләре әгъзасы, Михаил Ломоносов һәм "Туган як" газетасының Һади Такташ исемендәге әдәби премияләре лауреаты. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Шигъриятнең кыска формаларында (робагый, афористик шигырь-хикмәт) иҗат итте. 2002 елда аның афористик шигырь-хикмәтләреннән төзелгән "Прощай, XX век" китабы дөнья күрә. Метрдотель булып эшләгәндә очраган гыйбрәтле дә, кызыклы да хәлләрне "Метрдотель язмалары" дигән истәлекләр китабында яза.

Әхмәт Саттар сүзләренә русча һәм татарча җырлар язылган. Аның җырлары Елена Образцова, Ренат Ибраһимов, Хәйдәр Бегичев, Венера Ганиева, Наилә Фатехова, Эмиль Җәләлетдинов, Рамил Курамшин, Сәяр Хәбибуллин репертуарына кергән.

Әхмәт Саттар Вафирә Гыйззәтуллина, Хәйдәр Бигичев башкаруындагы "Серле күзләр", Венера Ганиева, Зилә Сөнгатуллина башкаруындагы "Ялгыз агач" җырлары авторы буларак та таныш.

XS
SM
MD
LG