Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман дөньясы Ураза гаетен бәйрәм итә


Галиев мәчетендә гает намазы

15 июнь мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итә. Азатлык Татарстанда бәйрәм чараларын күзәтеп бара.

Рамазан ае тәмамлануга мөселманнар Ураза гаетен билгели. Бәйрәм мәчетләрдә иртүк башланып китте. Мөселманнар вәгазьләр тыңлап, гает намазын укыды. Шуннан соң, өйләргә кайтып, туган-тумачаларны тәбрикләү, кунакка йөрү, бүләкләр өләшү башлана. Бәйрәм табыннары әзерләнә, туганнар белән мәҗлесләр оештырыла.

Быел Татарстан Диния нәзарәте карары белән гает намазы авыл җирлегендә кояш чыгып 30 минут узуга, ә республика шәһәрләрендә иртәнге сәгать җидедә укылды.

Казанда Ураза гаете
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:41 0:00

​Казанда төп бәйрәм чарасы Галиев мәчетендә узды, аны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин алып барды. Ул Рамазанның соңгы ун көнендә итикафта иде (дөньяви мәшәкатьләрдән китеп, Рамазанның соңгы ун көнен гыйбадәттә үткәрү гадәте).

Камил хәзрәт вәгазь вакытында ураза турында гына түгел, туган телне саклау әһәмияте турында да әйтте. Ул Шиһабетдин Мәрҗанинең танылган сүзләрен китерде: "диндә өч нәрсә юк, тик алар динне саклый: милли тел, милли кием һәм гореф-гадәтләр".

Мәчеткә гает намазына Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов улы белән килде. Президент белән бергә намазда Татарстан президенты идарәсе башлыгы Әсгать Сәфәров, Казан башлыгы Илсур Метшин да бар иде. Казанда эшлекле сәфәр белән килгән Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев та киләчәк дип көтелгән иде, ул мәчеттә күренмәде.

Гает көне Татарстанда рәсми ял көне.

Бәйрәм уңаеннан Татарстанның төрле шәһәр-районнарында Диния нәзарәте һәм җирле мөхтәсибәтләр оештырган чаралар уза. Әйтик, Казанның "Гаилә" мәчете быел гаиләләр белән бергәләп көндезге бердә бәйрәм итәргә чакыра. Казанның "Калейдоскоп" паркында да бүген көндезге икедә гаилә бәйрәме уза.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG