Accessibility links

Кайнар хәбәр

38 ил БМО генераль секретарен Сенцов турында Путин белән сөйләшергә чакыра


Антониу Гутерреш
Антониу Гутерреш

38 ил, шул исәптән Франция, АКШ һәм Британия БМО генераль секретаре Антониу Гуттерешны төрмәдә утыручы украин режиссеры Олег Сенцов һәм башка сәяси тоткыннар турында Русия президенты Владимир Путин белән сөйләшергә чакырды.

Deutsche Welle хәбәр итүенчә, әлеге дәүләтләр вәкилләре тарафыннан язылган хатны һәм Русия төрмәләрендә утыручы украин сәяси тоткыннары исемлеген Гуттерешка Украинаның БМОдагы даими вәкиле Владимир Ельченко тапшырган.

Айдан артык ачлык тотучы Олег Сенцовка бәйле хәлне тиз арада чишәргә кирәк диелә хатта. Мөрәҗәгатьне имзалаучылар "БМОның канунсыз тоткарланучыларның авыр хәлләрен җиңеләйтергә тырышып башкарылган адымнарын" хуплый.

БМО генераль секретаренең Русия президенты белән очрашуы 20 июньгә билгеләнгән. Гуттереш шулай ук дөнья футбол беренчелегендә Португалия һәм Мәгъриб (Марокко) ярышларын карарга җыена.

7 июньдә телевидение аша туры элемтә вакытында Путин Олег Сенцовны Киевта тоткарланган Русия журналисты Кирилл Вышинскийга алыштыру мөмкинлеге турында сорауга анык кына җавап бирмәде.

Узган пәнҗешәмбе Европа парламенты Сенцовны кичекмәстән иреккә чыгарырга чакырып резолюция кабул итте. Режиссерга теләктәшлек күрсәтеп дистәләгән илләрдә урам чаралары уза.

Русиядә террорчылыкта гаепләнеп хөкем ителгән украин режиссеры Олег Сенцов айдан артык ачлык тота. Ул Русия төрмәләреннән барлык украин сәяси тоткыннарын азат итүне таләп итә.

XS
SM
MD
LG