Accessibility links

Миңгәр "Сөембикә"се астында көрәш дөнья беренчелеге үтте


Батырны тәкәләр көтә
Батырны тәкәләр көтә

Казаннан 120 чакрым тирәсе еракта урнашкан Миңгәр авылы татар дөньясына "Төнге сабан туе" үтә торган урын исеме белән мәгълүм. Менә инде ике дистә елга якын аның аланында бик үзенчәлекле милли бәйрәмебез Сабантуй уза. Быел исә, Татарстанның иң бай гаиләләрнең берсе Миңнәхмәтовлар биредә көрәш дөнья беренчелеген оештырганнар.

​Миңгәр авылының сабан туе үтә торган урынын әллә каян күрергә мөмкин. Чөнки биредә, тау башында Казандагы "Сөембикә" манарасына охшаш итеп салынган кунакханә калкып тора. Хикмәт шунда ки, биеклеге һәм күләме белән ул башкаланыкына тиң. Һәрхәлдә, тышкы яктан әнә шулай сизәсең. "Казан Арена" стадионында футбол беренчелеге уены гөрләгән көнне ягъни 16 июньдә Сабан туе кысаларында шул җирле "Сөембикә" астында быел көрәш дөнья чемпионаты үтте.

Миңгәр "Сөембикә"се
Миңгәр "Сөембикә"се

"Миңгәр авылындагы Сабан туен барлык халык көтеп ала, узган ел яңгырлырак, җайсызрак булган иде, быел инде көне дә матур. Күрше районнарда, авылларда Сабан туйлары бетте. Шушы Сабан туе эчендә безнең көрәш төре буенча дөнья беренчелеге үтә, узган ел дөнья кубогы үткән иде. Быел 41 илдән 147 көрәшче катнашты", диде Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.

Аның фикеренчә бу чара аны оештыручы Җәүдәт Миңнәхмәтовкә бер 10 миллион сумга төшкәндер. Республиканың газлаштыру фонды җитәкчесе Миңнәхмәтов әлеге бәйрәмнең төп иганәчесе һәм "көрәш" федерациясенең президенты да.

Көрәш дөнья беренчелеге
Көрәш дөнья беренчелеге

Көрәш җиде төрле үлчәү категориясендә барды: 65,70,75,80,85,100 һәм 130 килограммга кадәр. Нәтиҗәдә барлык үлчәүләрдә дә беренче урын һәм 3 мең долларны Русия спортчылары яулады. Көмеш медаль ияләренә 2 мең доллар, өченче урынга чыккан икешәр кешегә 1 мең долларлык сертификат тапшырдылар.

"Көндәшләр бик көчле иде, монда иң-иңнәрен алып килгәннәр. Бил алышу бик җиңел булмады", ди дөнья чемпионының берсе Азат Нурмөхәммәтов.

Ул русиялеләрнең җиңүен дә гади аңлата: "42 илнең бер 20-сенә үзләренең милли көрәше бар. Кыргызныкы бар, үзбәкнеке, казакъныкы, таҗикныкы, молдаван белән болгарларның да хәтта бар. Безнең көрәшләребез ошаган, бүген монда безнең кәгыйдәләр белән көрәштек. Бәлки шул кәгыйдәләр белән алдыра торганбыздыр, калган яктан әйтә алмыйм. Үзебез якта үткәнгә ярдәм итә торгандыр дип уйлым", диде ул.

Көрәшне төнге унберләр тирәсендә генә искиткеч салют һәм Салават Фәтхетдинов башкаруындагы "Мин яратам сине, Татарстан" җырын яңгыратып тәмамладылар. Халык исә, Миңгәр Сабан туеннан кояш чыккач кына таралды.

XS
SM
MD
LG