Accessibility links

Кайнар хәбәр

17 июнь Нью Йорк татарлары Рамазан бәйрәмен билгеләп үтте. Бәйрәмгә өлкән буын һәм яшь татар гаиләләре килгән иде. Һәрберсе чәй янына тәм-томнар алып килгән иде.

Чара догадан башланып китте. Чәйләп алганнан соң килгән кунаклар чыгыш ясады. Чыгышы белән Татарстаннан булган Марат Зәйнетдинов татар телен өйрәткән әби-бабайларга, әти-әнисенә һәм мәктәбенә рәхмәт әйтте.

Татар идарәсе вәкиле Илдар Агиш, татарлар моннан 90 ел элек башка халыклар арасында юылып калмас өчен берләшмә (Assosiation of New York Tatars) төземәсә, бүгенге көндә бу бинада җыелып бәйрәм итә алмас иде, диде һәм аларга рәхмәтен белдерде. Илдар әфәнде яшьләрне милли эшләргә күбрәк катнашырга һәм өлкән буынны алмаштырырга чакырды.

Бәйрәмгә 60лап кеше килгән иде. Алар татарча җырлар да җырлады, "Туган тел" шигырен дә укыды.

Нью Йорк татарлары киләсе зур очрашу 24 июнь Сабантуенда булачак дип сүз куешты.

XS
SM
MD
LG