Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Кырым һәм Акъярга чикләүләрне озайтты


Европа берлеге шурасы Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырым һәм Акъярга карата чикләүләрне тагын бер елга, 2019 елның 23 июненә кадәр озайтты.

Чикләүләрне озайту турындагы карар дүшәмбе Европа берлеге илләренең авыл хуҗалыгы министрлары очрашуында кабул ителде.

Белдерүдә әйтелгәнчә, Европа берлеге Кырымны һәм Акъярны Русиягә кушуны канунсыз дип санавын дәвам итә һәм Украинаның бербөтенлеген хуплый.

Беренче тапкыр 2014 елда Кырым аннексиясеннән соң кертелгән чикләүләр аерым алганда ярымутраудан һәм Акъярдан азык-төлек импортын, Кырым икътисадына инвестицияләр, Кырым портына круиз корабларының керүен, кайбер технологияләр һәм тауарлар экспортын тыя.

Русия Кырымны 2014 елда Украина кануннарына каршы килеп, Кырымга гаскәр кертеп хәрбиләр күзәтүе астында уздырылган "референдум" нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Көнбатыш илләре моны халыкара нормаларны бозу дип саный.

XS
SM
MD
LG