Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда кырымтатарларны яклап пикетлар узды


Петербурга пикет
Петербурга пикет

18 июнь кичендә Петербурның Нева проспектына "Сенцов исемлегендәге" кырымтататарларны яклап ике дистәләп активист пикетка чыкты.

Чараны оештыручыларның берсе, Петербурның "Солидарность" демократик оешмасы рәистәше Ольга Смирнова сүзләренә караганда, әлеге исемлек Русия төрмәсендәге Украин режиссеры Олег Сенцов ачлык игълан иткәннән соң да тулыланып тора.

Смирнова Кырымда "Хизб ут-Тәхир" оешмасында катнашуда гаепләнеп кулга алулар дәвам итә дип искәртә. Әлеге оешма Русиядә тыелган. Активист фикеренчә, бу кемне телисең, шуны сак астына алу өчен бик уңайлы сәбәп. Чынлыкта кырымтатарлар Русиянең Кырым аннексиясен кабул итмәүләре өчен эзәрлекләнә дип саный Смирнова.

Пикетта катншаучылар кырымтатарларны эзәрлекләүне туктатуны һәм моның өчен җаваплы Русия хакимияте вәкилләрен җаваплылыкка тарттыруны таләп итә. Активистлар Сенцовны бершартсыз иреккә чыгаруны һәм украин сәяси тоткыннарын азат итүне сорый.

Әлеге эштә беренче адым буларак активистлар хөкем ителүчеләр янына халыкара хокуклар кагыйдәләренә ярашлы Украинаның рәсми вәкилләрен кертергә тәкъдим итә.

Урам чарасы бөтен илдә барган "SaveOlegSentsov" протест кампаниясе кысаларында узды. Петербурда активистлар янына шунда ук полиция хезмәткәрләре килде һәм хәтта ялгыз пикетлар да футбол беренчелеге вакытында хакимиятләрдән рөхсәт алуны таләп итә дип белдерде. Чарада катнашучыларга берничә урында аз төркемнәр белән җыелырга туры килде. Пикет вакытында видеомөрәҗәгать яздырылды, ул интернетта таратылачак.

Русиядә террорчылыкта гаепләнеп хөкем ителгән украин режиссеры Олег Сенцов айдан артык ачлык тота. Ул Русия төрмәләреннән барлык украин сәяси тоткыннарын азат итүне таләп итә.

XS
SM
MD
LG