Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ БМОның Кеше хокуклары шурасыннан чыкты


Никки Хейли
Никки Хейли

Америка Кушма Штатлары БМОның Кеше хокуклары шурасы әгъзалыгыннан баш тартты. Алар әлеге оешманы "икейөзле һәм үз файдасына эшли" дип атады.

Сишәмбе Дәүләт департаментында чыгыш ясап, АКШның БМОдагы вәкиле Никки Хейли шураны тәнкыйтьләде. Ул оешма авторитар илләр хакимиятләренең кеше хокукларын бозуга күзләрен йома, ә Израильне даими тәнкыйть объектына әйләндерде диде.

Хейли Куба, Русия, Кытай, Мисыр һәм Венесуэланы шура реформасын уздыруга киртә куючылар дип атады һәм АКШ беректәшләрен килеп туган вазгыятьткә җитди чара күрергә теләмәүдә гаепләде.

Америка хокук яклау оешмалары вәкилләре Дональд Трамп идарәсе кабул иткән әлеге карарга үкенеч белдерде. 12 төркемнең бердәм белдерүендә АКШның Кеше хокуклары шурасыннан чыгуы "бөтен дөньяда зыян күрүче кешеләргә ярдәм итү мөмкинлеген кыенлаштыра" диелгән.

Кушма Штатлар шура эшендә катнашудан 2006 елда ул оешканда ук баш тарткан иде. Барак Обама президентлыгы вакытында АКШ оешманың әгъзасы булып торды.

XS
SM
MD
LG