Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО баш секретаре Антониу Гуттериш Мәскәүгә килде


Антониу Гуттериш

Берләшкән милләтләр оешмасының баш секретаре Антониу Гуттериш чәршәмбегә каршы төндә Мәскәүгә килде. Ул Русиядә ике көн булачак, Владимир Путин һәм Сергей Лавров белән очрашачак диелә.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән Антониу Гуттеришның очрашуы пәнҗешәмбегә билгеләнгән. Путин белән очрашу вакыты әйтелми. Гуттериш шулай ук Португалия һәм Марокко арасында футбол уенын карарга җыена. Гуттериш - Португалия ватандашы.

Элегрәк Антониу Гуттериш Русия җитәкчелеге белән БМО кысаларында хезмәттәшлек турында сөйләшү булачак дигән иде.

"Сәфәр алдыннан белдерү ясамыйм, әмма без БМО һәм Русия арасында хезмәттшлеккә кагылышлы күпсанлы сораулар турында фикер алышырбыз" дип китерә Гуттериш сүзләрен ТАСС.

Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова Гуттериш һәм Лавров халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге вазгыять, БМО Иминлек шурасының роле һәм Русиянең БМО белән элемтәләре турында сөйләшәчәк дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG