Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәгариф министрлыгы мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәте турында тапшыруларга заказ биргән


Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы республикада мәгариф өлкәсендәге дәүләт сәясәте турында телетапшырулар өчен 1,1 млн сум акча бүлгән. Алар урыс телендә булырга тиеш.

"Отличная точка зрения" дип аталган циклга тендер материаллары дәүләткә сатып алу сайтында урнаштырылган дип яза РБК.

Документларга караганда, акча телевидениедә 2018 елда Татарстанның мәгариф өлкәсендә тормышка ашырылган дәүләт сәясәте турында тапшырулар циклы әзерләү өчен бирелә.

Телевидение сюжетлары тамашачыга мәгариф өлкәсендәге зур чаралар турында хәбәр итәргә тиеш. Шулай ук проблемлы мәсьәләләр тикшерелгән аналитика булырга тиеш.

Моннан тыш, тапшыруларга БДИга әзерләнү, балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләре, укучыларның яшьтәшләре белән аралашу темасына психологлар фикерләре дә булу зарур диелә.

Әлеге тендерда җиңүче урыс телендә 15-20 минутлык ким дигәндә 16 тапшыру төшерергә тиеш булачак.

"Тапшырулар Русия президенты фәрманы белән гомурусия телеканналар исемлегенә кергән телевидение каналында күрсәтелергә тиеш", диелә.

Телетапшырулар эфирга 2018 елның август-декабрендә чыгарга тиеш.

XS
SM
MD
LG