Үзен полиция бүлегенә "сөйләшүгә" чакырулары турында Юлия Фәйзрахманова Facebook сәхифәсендә язды. Бу хәл активист намзәтен Дәүләт шурасы депутатлыгына тәкъдим итүе турында белдергәннән соң булган.
Берничә көн элек Казанның Гаврилов һәм Чуйков урамнарында яшәүчеләрдән торган инициатив төркем Фәйзрахманованы 8нче санлы сайлау бүлгесеннән Татарстан парламенты депутатлыгына намзәт буларак тәкъдим итү турында карар иткән иде.
Юлия Фәйзрахманова активистлар белән Гаврилов урамындагы яшел мәйданнарда йортлар төзетмәс өчен актив эшчәнлек алып бара. Ул шулай ук Активатика порталы хәбәрчесе.