Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар кызлары президент булып телне сакларга хыяллана


"Татар кызы" бәйгесе җиңүчеләре
"Татар кызы" бәйгесе җиңүчеләре

20 июнь Казанның филармония залында "Татар кызы - 2018" бәйгесенең Татарстан өлеше үтте. Анда көч сынашкан 11 кызның күбесе татар телен мәктәптә ихтыярига калдыру хәбәрен ишеткән. Алар Татарстан президенты булсалар, беренче итеп милләтне, телне саклап калу фәрманын чыгарачакларын әйттеләр.

Татар конгрессы оештырган "Татар кызы – 2018" халыкара бәйгесенең Татарстан өлешендә Чаллы, Актаныш, Балтач, Теләче, Апас, Саба, Арча, Лаеш, Кама Тамагы районнарыннан 11 кыз катнашты. Быел да, узган ел кебек, Казаннан катнашучы булмаган.

"Татар кызы"нда катнашучы 11 кызның күбесе татар телен мәктәптә ихтыярига калдыру кануны турында ишеткән. "Татар кызы президент була аламы, булсагыз беренче итеп нәрсә эшләр идегез?” дигән сорауга аларның җаваплары татар теле белән бәйле булды.

Татар кызлары президент булып телне сакларга хыяллана
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:30 0:00

Сабадан Алинә Фәйзуллина президент булса, татар телен саклау өчен төрле тәкъдимнәр кертү, гореф-гадәтләрне саклап калу яклы.

Арча кызы Алсу Гарипова Татарстанда татар телен, ана телен саклап калу өчен нәкъ менә хатын-кыз президент булырга тиеш дип саный.

Фәнзилә Җәмилева президент булса, мондый "Татар кызы" бәйгеләрен ешрак үткәрмәкче.

"Татар кызы Сөембикә кебек кыю, бар эшләрне дә үз кулына алып эшләрлек булса, президент була ала. Татар теле дә сакланыр иде", ди Сабадан Гөлйөзем Шәйдуллина.

Сабадан Гөлйөзем Шәйдуллина (у)
Сабадан Гөлйөзем Шәйдуллина (у)

Әлеге сорауны "Татарстан гүзәле – 2017" бәйгесе җиңүчесе Зөлфия Шәрәфиева төгәл генә җавап бирә алмаса да, татар теленә каршы кабул ителгән канун өлгесе өчен нык борчылуын белдерде.

– Татарстанда татар телен бетерү – Русиядә рус телен бетерүгә тиң. Татар теле Татарстанда мәктәпләрдә мәҗбүри булырга тиеш. Бу бәйгеләр булмаса, дәресләр булмаса – нәрсә була инде ул? Мин үзем ахыргы җиде елымны шәһәрдә яшим, монда татар теленә игътибар аз бирелә. Университетларда татар теле юк, бу эш белән дәүләт шөгыльләнергә тиеш, ди Зөлфия.

Ул үзе президент булырга теләми. Аның уйлавынча, президент булыр өчен матур булу гына җитми. Хатын-кыз өчен бу бик авыр эш. Каты характерлы ир-ат кына бу эшне башкара ала.

Зөлфия фикеренчә, "Татар кызы" бәйгесе футбол дөнья беренчелеге барган вакытта күләгәдә кала. Аны йә иртәрәк, йә соңрак оештырырга иде, ди "Татарстан гүзәле".

Бәйгедән күренеш
Бәйгедән күренеш

Америкада яшәүче татар егете, элекке журналист Ленар Мөхәммәдиев бүгенге татар кызлары бик актив, дөньяга ачык, паровоз алдында баралар ди. Хоккей уйный белүче яки авылда бию түгәрәге ача алган кызларда өмет бар, дип Ленар бәйгедә катнашучы кызларга соклануын белдерде.

– Алар хәтта президент та була алыр иде, чөнки татар гаиләсендә әни сүзе көчле, әни роле күпкә югары. Татар милләтенә гомумән матриархат хас. Татарстан президенты хатын-кыз булырга тиеш, мин тавыш бирергә әзер, диде Мөхәммәдиев. Ул да татар телен мәктәптә калдыру яклы, киләчәк өчен борчыла, үзенең да тормыш иптәше татар телле татар кызы булуын тели.

"Татар кызы" фестиваленең жюри әгъзасы Фердинант Сәләхов сәхнәдә чыгыш ясаучылар сөйләмендә хилафлыкка борчыла. Халык артисты милләтнең телен кисүгә юл куймаска, камиллеккә омтылып, татар теле өчен кулдан килгәнчә, иҗат аша көрәшергә чакырды.

Татарстан буенча сайлап алу бәйгесендә Алсу Гарипова (Арча) – иң уңган кыз, Алинә Фәйзуллина (Саба) – иң зирәк кыз, Альбина Фәтхриева (Саба) – иң нурлы йөзле кыз, Гөлүсә Зыятдинова (Кама Тамагы) – иң иҗади кыз, Илзирә Шәрифуллина (Теләче) – иң ихлас кыз, Гүзәл Шакирҗанова (Саба) – иң җитез кыз, Илсинә Тимерова (Актаныш) – иң илһамлы кыз, Зөһрә Шәрәфетдинова (Апас) – халык гүзәле, Гүзәл Габдрахманова (Балтач) – иң акыллы кыз, Гөлйөзем Шәйдуллина (Саба) – иң тырыш кыз, Фәнзилә Җәмилева (Чаллы) – иң мөлаем кыз исемнәренә лаек булып истәлек бүләкләре алды.

Бу чараны тамаша кылган халык артисты Гөлзада Сафиуллина бәйгедә катнашучы барлык кызлар да бик лаеклы, көчле, телләре дә, үзләре дә матур дип саный.

Узган елгы җиңүче быелгысын бүләкли
Узган елгы җиңүче быелгысын бүләкли

Бәйгенең иң эмоциональ урыны – җиңүчене игълан итү булды. Бу эш "Татар кызы – 2017" җиңүчесе Гөлназ Гатинага йөкләнгән иде.

– Бу фестиваль халыкара масштабта өченче тапкыр үткәрелә. Татарстан районнарында узган сайлап алу этапларында ук кызларга күп төрле сынаулар аша үтәргә туры килде. Катнашырга теләүче кызлар елдан-ел арта бара. Шундый кызлар булганда, татар теле бетү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Биредә минем вазифам – репетицияләр үткәрү, бәйгене оештыруда катнашу, җиңүчене бүләкләү, дип аңлатты Гөлназ.

"Татар кызы – 2018" җиңүчесе Гүзәл Габдрахманова
"Татар кызы – 2018" җиңүчесе Гүзәл Габдрахманова

Нәтиҗәдә "Татар кызы – 2018" калфагы Балтач гүзәле Гүзәл Габдахмановага тапшырылды. Ул 30 июль–5 август көннәрендә Казанда узачак халыкара "Татар кызы – 2018" бәйгесенең ярымфинал өлешендә Татарстан данын яклаячак.

Бәйгенең финал өлеше 6 октябръ Казанда "Татнефть Арена"да үтәчәк.

XS
SM
MD
LG