Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстан журналистлар берлеге Павел Дуровны бүләкләде


Павел Дуров
Павел Дуров

Казакъстанның журналистлар берлеге Telegram мессенджерына нигез салучы Павел Дуровны махсус премия белән бүләкләде. Бу бүләк аңа "Цензура һәм ватандашларның интернетта ирекле язышуына дәүләт тыкшынуына каршы торуы" өчен бирелде.

21 июньдә Казакъстанның журналистлар берлеге премиясенә лаек булучылар исемлеге игълан ителде. Быел әлеге бүләккә 12 журналист һәм бер иҗат коллективы лаек булды. Алар арасында Telegram хәбәр алышу хезмәтен уйлап тапкан Павел Дуров та бар.

Дуровка бүләкне "Интернет-проект" номинациясендә тапшырдылар. Казакъстан журналистлары "Дуровның дәүләт цензурасына һәм ватандашларның интернетта язышуларына тыкшынуына каршы тора алуын" югары бәяләгән.

Бу елның апрель аенда Роскомнадзор мәхкәмә карары нигезендә Русиядә Telegram-ны тыйды. Аңынчы Русия хакимияте Павел Дуровтан шифрлау ачкычларын бирүне таләп итте. Операторлар апрельдә үк томалый башлауга карамастан, бүгенге көндә Telegram Русиядә эшләвен дәвам итә.

XS
SM
MD
LG