Accessibility links

Кайнар хәбәр

Террорчылыкта гаепләнгән Башкортстан кешесе колониядә һәлак булган


Киров өләксендәге кырыс тәртипле колониядә 18 елга ирегеннән мәүхрүм ителгән Башкортстанның Учалы шәһәреннән 44 яшьлек Азат Һидиятов һәлак булган.

Бу хакта "Idel.Реалиига" Һидиятовны белүче Уфа тикшерү изоляторында утырган тоткын хәбәр иткән.

"Гыйнвар ахырында аны колониягә җибәрделәр. Соңрак шундагы хезмәткәрдән аның янгында һәлак булуы турында мәгълүмат килде. Туганнары белән элемтәгә керүче булды, аңа да Һидиятовның үлемен расладылар", ди тоткын. Ул Һидиятовны колониядә үтергән булырга мөмкиннәр дип фаразлый.

Азат Һидиятовның үлемен Киров өлкәсенең иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе урынбасары Артур Абашев та раслаган. Аның сүзләренчә, Һидиятов үзе эшләгән цехны һәм үзен ут төртеп яндырган. Ул үтерү версиясен кире кага.

"Әгәр аннан котылырга теләгән булсалар, төрле тәртип бозулар табып башта штраф изоляторына, аннан кырыс шартлы отрядка, башка төрмәгә җибәрерләр, шәхес буларак юкка чыгарырлар иде. Ул ялган белән аңа тәртип бозулар уйлап чыгару мөмкинлеген аңлаган, шуңа күрә мондый адымга барган булса кирәк", ди Абашев.

Абашев Һидиятов һәлак булганнан соң колониягә барган. Аның сүзләренчә, тоткын эшләгән цех тулысынча янып беткән.

Азат Һидиятов 2016 елның маенда травматик пистолет белән Учалы тау баету корылмасына һөҗүм итә, сакчыны яралый һәм комбинатның бер бинасына ут төртә, үзе яралана. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, ул үз гамәлләрен Учалы тау баету корылмасының Сүриядәге Русия гаскәрләренә ярдәм итүе белән аңлата.

2017 елның октябрендә ул 18 елга кырыс тәртипле колония җәзасына хөкем ителә. 2018 елның гыйнварында колониягә җибәрелә. ФСБ белдерүенчә, Һидиятов Артур Джантаев һәм Вил Хәбибуллин белән бергә экстремистик оешмага кергән. Аларның икесен дә җиде елга ирекләреннән мәхрүм иттеләр.

XS
SM
MD
LG