Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ачык Русия" проекты булган "Правозащита" оешмасы юристы Эльза Нисанбекованы йорты янында тоткарлаганнар.

Бу хакта ул "Idel.Реалиига" хәбәр иткән. Нисанбекова сүзләренчә, йорты янында аны полиция сагалап торган һәм кулына чакыру биргән, аннары полиция бүлегенә алып киткән. Активист әлеге тоткарлауны 5 майда узган "оппозиция йөреше" белән бәйле ди. Моңа кадәр дә аны полиция бүлегенә "сөйләшергә" чакырган булганнар, ләкин Нисанбекова Казанда булмаган.

5 майда Дәрвишләр бистәсендә Казан башкарма комитеты белән килештерелгән "Ул безгә патша түгел" дип аталган бөтенурсия чарасы кысаларында митинг узган иде. Митингтан соң Казан үзәгендә "оппозиция йөреше" оештырылды. Анда 200ләп кеше катнашты. Алар Бауман буйлап Казан Кремленә кадәр барып, КФУ тирәсенә чыкты. Йөреш ике сәгатьләп дәвам итте.

Йөрешне оештыру һәм анда катнашу өчен Казанда Андрей Бояршинов һәм Сергей Ветлужских хөкем ителде. Бояршиновны 20 тәүлеккә сак астына алдылар, Ветлужскихка 15 мең сум күләмендә штраф салынды.

Пәнҗешәмбе шулай ук "оппозиция йөреше" өчен активист һәм журналист Юлия Фәйзрахманова да полициягә чакырылганы билгеле булды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG