Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә хөкем ителүченең әнисе ачлык игълан иткән


Райме Примова
Райме Примова

Кырымтатар Нури Примовның әнисе Райме Примова Русия тарафыннан аннкесияләнгән Акъярның ФСБ идарәсенә улын иреккә чыгаруны таләп итеп гариза язган һәм Русия куәт оешмаларының гамәлләренә каршы ачлык игълан иткән. Нури Примов Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнә.

Райме Примова Радио Свободага сөйләвенчә, ул улын Сенцов, Кольченко кебек украин тоткыннары исемлегенә кертергә тели. Әлеге исемлектәге кешеләр Русия тоткыннарына алыштырылырга мөмкин.

"Бүген тагын ФСБга бардым, ләкин Мухин (Акъяр ФСБ идарәсе җитәкчесе-ред.) урынында булмады, бер айдан гына кайтачак диделәр. Мин аңа кадәр яши алмаячакмын дидем", ди Примова.

Сишәмбедән бирле ул су гына эчә һәм ачлыкны көче җиткәнче тотчакмын дип белдерә. Примованы терапевт карап тора.

Райме Примова 10 майда Хайто (Тыловое) авылы кешесе Энвер Сөләймановны "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләп кулга алгач, ачлык тоту карары кыла.

"Мин улым өчен куркам. Аның белән берәр нәрсә булыр да, ул моны үзе эшләде дип әйтерләр. Минем бер генә бөерем калды, аның азат ителүенә кадәр яши алмаячакмын, тагын бер ел да сигез ай бар әле", дип Примова.

Нури Примов 2016 елның сентябрендә Русия мәхкәмәсе карары белән биш елга ирегеннән мәхрүм ителде. Ул Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында канашуда гаепләнде. Примов Мари Илендә колониядә утыра.

XS
SM
MD
LG