Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски өлкәсенең Тайчы авылы халкы клубсыз һәм китапханәсез калды


Янгын. Фото Вконтакте сәхифәсеннән алынды.
Янгын. Фото Вконтакте сәхифәсеннән алынды.

21 июньдә Омски өлкәсе Тәвриз районында урнашкан татар авылы Тайчыда клуб һәм китапханә янып көл булды.

Башта таратылган мәгълүмәткә караганда, китапханәдәге барлык китаплар янып беткән, клубтагы аппаратура һәм "Умырзая" ансамбле киеп чыгыш ясый торган концерт киемнәре дә янган. Соңрак костюмнарның исән калуы ачыкланды.

“Янгын нидән чыкканы турында төгәл мәгълүмәт юк, тикшерү бара. Мөгаен, электр чыбыклары ялганышыннан чыккандыр. Майда бинаны тикшергәндә район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре электр чыбыкларының төзек булмавы турында кисәтү ясап киткән булганнар", - дип сөйләде Азатлыкка этнография белгече, шушы авылда туып үскән Наилә Галиева.

Аның әйтүенчә, авылда элек тә китапханә һәм клуб янган булган. "20 ел элек авылыбызда зур кирпеч бина янган, шунда клуб һәм китапханә урнашкан иде. Ул вакытта бинаны кире торгызып маташмадылар, сүтеп кенә аттылар. Китапханәгә китапларны халык үзе җыеп бирде. Клуб белән китапханәне яңа урында – элеккеге балалар бакчасы бинасында ачтылар. Ул бина бик иске, коточкыч хәлдә иде инде, менә анысы да янды”, - дип сөйли Наилә.

Авыл халкы әйтүенчә, яз көне аларга Тәвриз районы башлыгы Артем Чуланов килгән булган. Ул район бюджетына бирелгән беренче акчалардан ук яңа клуб һәм китапханә төзергә вәгъдә итеп киткән. Тик шуннан бирле бернинди үзгәреш юк икән.

Хәзер авылда мәдәни чаралар уздырырлык урын калмаган. Авылда мәктәп булса да, яңа кагыйдәләр буенча анда зурлар өчен чаралар уздырырга ярамый, шуңа күрә хәтта зурларның Яңа ел бәйрәмен дә клубта үткәргән булганнар. Төрле чаралар, шул исәптән "Мин татарча сөйләшәм" акциясе, клуб һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан шулай ук үз биналарында уздырылган булган. Хәзер авыл халкына җыелыр урын да юк.

Бина 1960 нчы елда төзелгән була. Район башлыгы сүзләренчә, монда яңа Мәдәният йорты төзергә дә планнаштырган булганнар, әмма аның өчен максатчан программага эләгергә кирәк икән. "Хәзер уйлыйбыз инде – йә клуб һәм китапханә урнаштырырлык бинаны авылдан эзлибез, яки яңаны төзү хәстәренә керешергә туры килә", диде Чуланов.

“Клуб хезмәткәрләре эш урыннарын саклап кала”, - дип тә өстәде ул.

Тайчы авылы Омски өлкәсенең төньягында, Омски шәһәреннән 400, район үзәге Тәвриздән 60 чакрым ераклыкта урнашкан. Авылда 500дән артык кеше яши.

XS
SM
MD
LG