Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина "Бердәм Русиягә", Үзәк сайлау комиссиясенә һәм Ротенбергларга чикләүләр кертте


Петр Порошенко
Петр Порошенко

Украина Русиянең берничә сәяси фиркасенә, Үзәк сайлау комиссиясенә һәм Ротенберглар гаиләсенә чикләүләр кертте. Бу хактагы фәрманны 21 июньдә президент Петр Порошенко имзалаган.

Чикләүләр "Бердәм Русия", ЛДПР, КПРФ, "Русия патриотлары", "Аграр фирка", "Русиянең демократик фиркасе", "Родина" сәяси фиркаләренә кертелде.

Үзәк сайлау комиссиясеннән тыш, санкцияләр аның башлыгы Элла Памфилова һәм урынбасары Николай Булаевка да кертелде. Русиянең иҗтимагый хәрәктләре һәм оешмалары исемлегендә "Боевое братство", "Әфганстан ветераннары берлеге" һәм "Русия пенсионерлар берлеге" дә бар.

Май аенда Украина эшмәкәр Игорь Ротенбергка чикләүләр керткән инде. Бу юлы исемлеккә Аркадий, Борис, Роман һәм Лилия Ротенберглар өстәлде.

Украина Русиягә карата чикләүләрне 2014 елда Кырым аннексиясеннән соң кертә башлады. Әледән-әле тулыланып торучы исемлектә Русия медиасы, социаль челтәрләр, дәүләт оешмалары, сәясәтчеләр, эшмәкәрләр һәм җәмәгать эшлеклеләре бар.

XS
SM
MD
LG