Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Дамир Фәттахов яшьләр эшләре министры, Владимир Леонов - спорт министры итеп билгеләнде


Дамир Фәттахов (уңда)
Дамир Фәттахов (уңда)

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов күптән түгел барлыкка килгән ике министрлыкка җитәкчеләр билгеләде. Яшьләр эшләре министры итеп Дамир Фәттахов, спорт министры итеп Владимир Леонов расланды.

Яңа министрлар билгеләү турындагы фәрман Татарстан президенты сайтында урнаштырылган.

21 июньдә Татарстан Дәүләт шурасы республика президентының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын икегә бүлү турындагы тәкъдимен хуплады. Шулай итеп Татарстанда яшьләр эшләре министрлыгы һәм спорт министрлыгы барлыкка килде.

Дамир Фаттахов 2016 елдан Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары иде. 2009 елдан Казанның Киров районы, 2010 елдан Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы булды.

Владимир Леонов 2014 елдан яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын җитәкли иде. 2008-2013 елларда Универсиада дирекциясе башлыгы булды, соңрак "Рубин" футбол клубының генераль җитәкчесе булып торды.

XS
SM
MD
LG