Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан мәктәпләрендә республика байрагын эләргә карар ителде


Башкортстан харитасы

Башкортстан корылтаеның 54нче утырышында депутатлар республиканың дәүләт байрагы һәм гимнын куллану кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирде. Документка ярашлы Башкортстан байрагы республиканың барлык мәктәп биналарында яки ишегалларында һәрвакыт эленеп торачак.

Яңа канун өлгесе нигезендә байрак шулай ук мәктәпләрдә уздырылган барлык массакүләм чараларда да күтәрелергә тиеш.

Гимн мәктәпләрдә һәм колледжларда 1 сентябрьдә беренче дәрес алдыннан һәм дәүләт, муниципаль бәйрәмнәргә багышланган тантаналарда яңгырарга тиеш булачак.

Моннан тыш, гимн һәйкәлләр, истәлек билгеләре ачылганда, дәүләт бәйрәмнәренә багышланган тантаналы җыелышларның ачылышында һәм ябылышында яңгырарга тиеш булачак. Моңа кадәр бу ихтыяри иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG