Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин боерыгы белән әлеге басманы бүгенге көн вәзгыятеннән чыгып яңарту турында карар кылынган. Нигезләмәдә никах һәм талак турындагы бүлекләргә төгәллекләр кертеләчәк, дип хәбәр итә мөфтитнең матбугат хезмәте.
Голәма шурасының бүгенге утырышында әлеге хезмәтне башкару өчен төркемнәр булдырылган. Аларның эшенә казыйлар, галимнәр, шаригать белгечләре җәлеп ителгән. Яңартылган документны агымдагы елның сентябрендә эшләп бетерергә планлаштырыла.
Нигезләмә нәзарәтнең голәма шурасы һәм казыйлар шурасы тарафыннан 2014 елда эшләнде һәм Татарстанның барлык имамнарына куллану өчен җибәрелгән иде. Брошюрада мөселман гореф-гадәтләре турындагы иң актуаль сорауларга җаваплар китерелгән.
Голәма шурасы - Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең киңәшмә органы, махсус рәвештә фәнни-дини өйрәтмә мәсьәләләрен өйрәнү һәм чишү максатыннан булдырылган.