Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Сабантуй Колумбия төсләрендә узды


Колумбия җанатарлары Айдар Фәйзрахманов ансамбле белән бии
Колумбия җанатарлары Айдар Фәйзрахманов ансамбле белән бии

Казанда Сабантуй быел, соңгы вакытлардан аермалы буларак, ике урында узды. Бәйрәм Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта һәм Киров районында Аккош күле буенда оештырылды. Бу юлы Сабантуй футбол беренчелегенә багышланды.

Каенлыкта узучы Сабантуй капкасы төбендә кунакларны Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге җыр һәм бию ансамбле каршылап торды. Айдар әфәнде артистларын бертуктаусыз видеога төшерде, ә халык аның үзен фотога "сукты".

Төп мәйдан түрәләр өчен генә

Сабантуйга җәмәгать транспортында барсаң, кулайрак булды, автобус бәйрәмнең капка төбенә үк килде. Ә шәхси машиналарны якын җибәрмәделәр, балалар белән килүчеләргә дә, машиналарын еракка куеп, җәяү керергә туры килде.

Казанда Сабантуй быел Колумбия төсләрендә узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:21 0:00

Сабантуй капкасы алдында һәрвакыттагыча, сак хезмәте кешеләрне җентекләп тикшереп кертте. Ә инде Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов килгәч, гади халыкны кертү туктатылды. Аларга сулдарак урнашкан икенче мәйданга барырга тәкъдим ителде. Шул ук минутта социаль челтәрләрдә "төп мәйданга гади кешеләрне кертмәделәр, зур бәйрәм бары тик түрәләр өчен генә", "сәхнә каршындагы урыннарга чакыру билетлары белән генә кертәләр" дигәнрәк хәбәрләр чыкты. Чынлыкта, кешеләрне сәгать унга кадәр чикләүләрсез керттеләр һәм президент районнарның аланнарын карап, сәхнә каршында VIP урыннарга барып утыргач, капкаларны тагын ачтылар. Бу якынча бер сәгатькә сузылды.

Сабантуйның төп кызыгы - Колумбия футбол җанатарлары

Бәйрәмгә иң элек шау-гөр килеп бер автобус Колумбия җанатарлары килеп төште. Аларны җыр-бию һәм чәк-чәк белән каршыладылар. Сарылы-кызыллы киемдәге бу җанатарлар Сабантуйның үзенчәлеге булды. Алар әллә каян күренеп торды, рәхәтләнеп күңел ачты, "оле-оле-оле, Колумбия, Колумбия" дип кычкырып йөрде, Сабантуйга килгән халык белән дә, Татарстан президенты белән дә фотога төште. Миңнеханов аны шул арада Инстаграмына да элеп куйды.

Колумбия җанатары Хосе Антонио (у) дуслары белән
Колумбия җанатары Хосе Антонио (у) дуслары белән

Җанатар Хосе Антонио Азатлык белән шатлыгын уртаклашты. "Без Русиядә беренче тапкыр. Башта Мәскәү, аннары Петербурда булдык. Моңа кадәр гомердә дә Татарстанның, татарларның барлыгын белми идек. Хәзер бу милләт белән күбрәк танышырга телибез. Сабантуй - бик матур бәйрәм" диде.

24 июнь Казанда Польша-Колумбия уены уза. Поляклар күп түгел иде, бәлки, алар үзләрен сиздерми генә йөргәннәрдер.

Шулай ук дөньяның төрле иленнән 50ләп журналист бар иде. Аларны "Татмедиа" хезмәткәрләре озатып йөрде. Берничәсенең кулында Кукмара итекләре салынган пакетлар күренде.

Кемнең кулын кыса, кемнең йортына уза

Сәгать уннар тирәсендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Аны Казан мэры Илсур Метшин һәм башка түрәләр озатып йөрде.

Депутат Айрат Хәйруллинның кәефе яхшы
Депутат Айрат Хәйруллинның кәефе яхшы

Президент капкадан кергәч, аңа күптән түгел Русия думасында милли телләрне ихтыярига калдыру канун өлгесе өчен тавыш биргән Татарстаннан сайланган депутатларының берсе Айрат Хәйруллин кушылды. Татар милли бәйрәмендә аның кәефе яхшы гына күренде.

Президент белән шулай ук Шамил Тарпищев, Татарстандагы баш федераль инспектор Ринат Тимерҗанов, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, митрополит Феофан йөрде. Яшь министрлар да президент артыннан калмады.

Дамир Фәттахов
Дамир Фәттахов

Әле узган атна гына Татарстанның яшьләр эшләре министры итеп билгеләнгән Дамир Фәттахов Инстаграмында җомга Сабантуйга чакырып, татар телендә видео элгән иде. Бәйрәмгә ул махсус яңа кием дә тектергән. Кара камзулында һәм күлмәк якасында татар милли бизәкләре чигелгән иде. "Бүген беренче тапкыр кидем, Сабантуйга тектердем", диде Фәттахов.

Рөстәм Миңнеханов Арча, Буа, Биектау, Теләче, Нурлат, Питрәч, Лаеш районнары күргәзмәләрен карады. Район башлыклары "безгә керегез" дип чакырып торды, ләкин Миңнеханов кайберләренең кулын кысу белән генә чикләнде. Ишегалларына түрәләр керү белән капкаларны ябып куйдылар. Алдан кереп өлгергән халыктан да президентны яшерергә тырыштылар.

Теләче районы күргәзмәсе
Теләче районы күргәзмәсе

Лаеш районы аланында зур булмаган футбол басуы бар иде. Илсур Метшин бер тибүдә тупны капкага кертте. Митрополит Феофан шәһәр башлыгыннан калышмады. Мөфти Камил Сәмигуллин да чапанып салып ташлап, футбол басуына төште. Ләкин аның тубы капкага кермәде. Миңнеханов катнашып тормады.

Теләче районы аланында түрәләргә көрәш "уены" күрсәттеләр. Берничә секунд эчендә бер көрәшче икенчесен җиңде дә, кунаклар алдында тәкә күтәреп бер түгәрәк ясады.

Өч телле тантана

Сабантуйның ачылыш тантанасы татар, инглиз һәм урыс телләрендә барды. Татар телендә чыгыш ясаучыларны турыдан-туры инглиз теленә тәрҗемә иттеләр. Сәхнәгә Рөстәм Миңнеханов, Илсур Метшин һәм Ринат Тимерҗанов чыкты. Район аланнарын карап йөргәндә яланбаш булсалар, сәхнәгә алар түбәтәй киеп күтәрелде. Метшин да бу юлы матур гына татарча сөйләде. Түрәләр бәйрәм белән котлап, сүзләрен кыска тотты.

Ачылыш тантанасының төп бизәге биючеләр иде. Йөзләгән кеше бер мәйданда тигез хәрәкәтләр белән ду китереп биеде. "Әзерләнергә дүрт көн йөрделәр, быел кояштан аңын югалтучылар күбрәк булды", дип сөйләде бер биюче кызның әнисе.

Сабантуй ярышы: машина күчәрен күтәреп чабу

Казанны юкка гына спорт башкаласы димиләр бит инде. Сабантуйда да спортка бәйле ярышлар бар иде. Әйтик, бер урында 60 килограмлы машина күчәрен күтәреп чабу ярышы оештырылды. Аны президент та карады. Әлеге ярышта ир-атлар гына түгел, Яшел Үзәннән Айгөл Ситдыйкова да катнашты. "Ирегезне кулда гына күтәреп йөртә аласыз икән", дип шаяртты Рөстәм Миңнеханов.

Икенче бер мәйданда көчле кешеләр Лада машиналарын тартып, ярышты. Анда да бер хатын-кыз бар иде.

Көянтә-чиләк белән су ташу өчен чират
Көянтә-чиләк белән су ташу өчен чират

Шулай да халык гадәти ярышларга күбрәк җыелды. 30 градус эссе дип тормадылар, көянтә-чиләк белән дә, кашыкка йомырка салып та йөгерделәр. Әлеге ике уенда катнашыр өчен мәйданда озын чиратлар барлыкка килде.

Матрешка - 44 доллар, кеш мехыннан жилет - 600 мең сум

Иран төркмәннәре матрешка сатып ала
Иран төркмәннәре матрешка сатып ала

"Бу матрешка ничә доллар? 44? Икене алсам арзанракка бирәсезме", дип сорый инглиз телендә Ираннан килгән Фәрхәт әфәнде сувенирлар сатып торучы ханымнан. Аңа тәрҗемә итәләр. "Берсен өч мең сумнан да кимгә бирмим. Икене алсагыз да, бәясен төшермим" дип кырт кисә сатучы. Фәрхәт әфәнде төрекмән милләтеннән, Иранда яши. Аның белән бергә Җәлил, Олымөхәммәт әфәнделәр килгән. Казанга килүләренә бик шатлар. "Без Татарстан турында беләбез, Казанга күптән киләсе, үз күзләребез белән күрәсе килә иде. Татарлар белән безнең диннәребез бер. Сабантуйга охшаш бәйрәм бездә дә бар, ләкин ул урактан соң уздырыла", дип сөйләде Олымөхәммәт әфәнде.

Матрешка сатучылар янында сатып алучылар сирәк-мирәк күренсә, Биектау районының Бөреле җәнлек совхозы кибете янында әллә ни чират торучы юк иде. 600 мең сумлык кеш жилеты яки 100 мең сумлык бүрек алырга акча тыгып килүчеләр булмады.

"Безнең төп мәйданга барган да юк, чын Сабантуй бу якта"

Каенлыкта Сабантуй ике мәйданга бүленә. Берсендә - зур концерт, түрәләр, асфальт, ясалма газон. Икенчесендә - балалар өчен уеннар, ашау-эчү, сату-алу, берничә кечерәк концерт сәхнәсе, яшел хуш исле үлән. Халык чирәмгә җәймә җәеп утырып, гади концерт карый, чәй эчә, я үзе менеп җырлый, балалары белән уеннарда катнаша.

Кызганычка, инде берничә ел рәттән Сабантуйда хәләл ризык табу авыр. Бу юлы да бер генә нокта күренде. Башкаларында бәрән, тавык итеннән шашлыклар сатсалар да, алар янында дуңгыз ите дә кыздырыла. Быел сатучылар да югалып калмаган, менюны өч телдә элеп куйган.

Илдар Әхмәтшин һәм Габделгазиз Дәүлиев
Илдар Әхмәтшин һәм Габделгазиз Дәүлиев

"Казан Сабан туен бер елны да калдырган юк, гел киләм. Төп мәйданга кайчак чыккан да юк, монда гадирәк, җанлырак", диде Азатлыкка Илдар Әхмәтшин. Кулына - гармун, аркасына гармун савыты асып чыккан Габделгазиз абый Дәүлиев "безнең яшьтәгеләр өчен Сабантуй рухы бар кебек әле ул, яшьләр ни уйлап чыгадыр," дип куйды.

23 июньдә Сабантуй Казанның ике мәйданында гына түгел, Чаллы шәһәрендә дә узды. Анда Татарстан премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Шимбә Азнакайда Ык буе авыллары Сабан туе да оештырылды. Иң зур түрә буларак бәйрәмгә вице-премьер, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев барды.

XS
SM
MD
LG