Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның Бауман урамында "Татар ашлары йорты" рестораны ябылды


Казанның Бауман урамындагы Татар ашлары йорты
Казанның Бауман урамындагы Татар ашлары йорты

Казанның Бауман урамында легендар "Татар ашлары йорты" рестораны ябылды. Кайбер хәбәрләргә караганда, аның ябылуы Татфондбанкның бөлгенлеккә төшүе белән бәйле булырга мөмкин.

Ресторанның "якын көннәрдә ябылып торуы" турындагы игълан аның Вконтактедагы рәсми төркемендә чыгарылды.

"БИЗНЕС Online" ачыклавынча, ресторанга бөтенләй ябылу куркынычы яный. "Татар ашлары йорты" Татфондбанк идарәсе рәисе Роберт Мусин империясенә караган дип яза портал. Банк бөлгенлектә төшкәч, бина җитәкчелеге үзгәрә һәм ресторанга аренда бәясен күтәрү шартын куя. Бу хакта ресторанга март аенда ук хат җибәрелгән була, ләкин җавап килми. Бинаны башка кешеләр алырга теләк белдергән диелә.

Казанның "Татар ашлары йорты" 1969 елда төзелә. Аның беренче шеф-пешекчесе Юныс Әхмәтҗанов була. Бинада аңа истәлек тактасы да куелган, ә беренче катында музее эшли.

2002-2003 елларда ресторан бинасын төзекләндерделәр. "Татар ашлары йорты"ның гомум мәйданы биш мең дүрткел метрга җиткән иде.

XS
SM
MD
LG