Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зәйдә йорт шартлау корбаннары саны икегә җитте


Зәйдә торак йортта шартлау
Зәйдә торак йортта шартлау

Зәй шәһәрендә узган җомгада йорт шартлау вакытында яраланган тагын бер кеше Республика клиник хастаханәсендә үлгән.

Аны Казанга бик авыр хәлдә китергән булганнар дип яза РИА Новости Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтанып.

Республика хастаханәсендә ул шартлаудан яраланган тагын ике кеше, шул исәптән бер бала ята.

22 июньдә Зәй шәһәрендә торак йортта шартлау нәтиҗәсендә 10 кеше яраланды. Бер кеше шул ук көнне үлде.

Тикшерү комитеты шартлауның берничә мөмкин сәбәбен тикшерә.

"Беренче мәгълүматларга караганда, шартлау булган фатирга ул көнне әбисе һәм бабасына кунакка оныклары килә. Бер кыз урамда уйнап кала, ә икенчесе белән өлкәннәр өйгә кереп китә. Алар ишекне ачуга ук, газ исен сизә һәм шул ук мизгелдә шартлау була.

Бу вакытта йорт түбәсендә җилләтү системын чистартучы эшли. Ул соңрак хастаханәдә үлә. Моннан тыш, бер фатирда газ баллонын кулланып түшәм җәю сәбәп булу ихтималы да тикшерелә", дип хәбәр итә Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе. Җинаять эше ачылган.

XS
SM
MD
LG