Уфа хакимиятендә 1 июль көнне әлеге урында ярминкә була дигәннәр һәм чараны төшке вакытка Черниковкадагы Химиклар мәдәният сарае янына күчерергә тәкъдим иткәннәр.
Бу хакта федерация президиумы утырышында сөйләделәр дип яза "Коммерсантъ".
Һөнәр берлекләре федерациясе әлеге тәкъдим белән килешмәгән. Оешма яңа белдерү хаты бирергә җыена. Бу юлы алар чараны Спорт сарае янында 12 июльдә уздырырга җыена.
Июнь урталарында Русия хөкүмәте пенсиягә чыгу яшен 2019 елда арттыра башлаячагын игълан итте. Күчеш чоры 15 елга сузыла. Нәтиҗәдә ирләр 65, хатын-кызлар 63 яшьтә пенсиягә чыгачак.
Әлеге инициатива җәмәгатьчелектә ризасызлык уятты. Төрле шәһәрләрдә реформага каршы пикетлар, митинглар узды яки узачак.