Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәзерге вакытта Германиядә яшәүче композитор София Гобәйдуллина АКШ киноакадемиясенә әгъза буларак чакырылды. Ул бу чакыруны "Вертикаль" һәм "Мария – королева Шотландии" фильмнарына язган музыкасы өчен алган.

"Оскар" бүләге тапшыручы АКШ киноакадемиясе үз рәтләренә 59 илдән 928 кино эшлеклесен чакырган. Алар арасында күренекле композитор София Гобәйдуллина да бар. Ул бу чакыруны "Вертикаль" һәм "Мария – королева Шотландии" фильмнарына язган музыкасы өчен алган.

Моннан тыш, Русиядән кинооператор Михаил Кричман, сценарийлар язучы Олег Негин һәм монтажчы Анна Масс та чакырылган. Алар режиссер Андрей Звягинцевның "Левиафан" һәм "Нелюбовь" фильмнарын төшерүдә катнашкан.

София Гобәйдуллина Татарстанда туып-үскән, хәзерге вакытта Германиядә яши. Советлар берлеге вакытында тиешле бәя алмаган композитор дөньякүләм танылу алды.

Казанда 2001 елдан София Гобәйдуллина исемендә халыкара "Конкордия" фестивале уза.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG