Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Югары мәхкәмәсе пленумы митинг уздыру кагыйдәләрен аңлатты


Казанда татар телен яклау митингы
Казанда татар телен яклау митингы

Җәяүлеләргә комачаулау ихтималы митингка рөхсәт бирмәү өчен сәбәп була алмый. Бу хакта Русия Югары мәхкәмәсе пленумы карарында әйтелә. Шул ук вакытта биналарда узучы җыеннарны да хакимиятләр белән килештерергә кирәклеге турында белдерелә.

Русия Югары мәхкәсе пленумы карары өлгесе "Российская газетада" чыкты.

Югары мәхкәмә халык җыены казалар булдыруга юл куймаска, транспорт иминлеге таләпләренә яки юл хәрәкәте иминлеге таләпләренә җавап бирергә тиеш дип белдерә. Ә инде җәяүлеләргә комачауларга мөмкин дип, митинг уздыруга рөхсәт бирмәү дөрес түгел диелә.

Моннан тыш, Югары мәхкәмә митинглар хәтта шәхси җирлектә яки бинада, шул исәптән күп халык йөри торган биналарда узган очракта да хакимиятләр һәм хосусый милек хуҗалары белән килештергә кирәк дип аңлатты.

Пленум шулай ук җыеннар, митинглар, йөрешләр кебек халык үз фикерен белдерергә җыелган чаралар ярминкә һәм башка шундый мәдәни-киңкүләм чаралардан өстен торуын да таныды.

Җәяүлеләргә комачаулау ихтималы һәм бер үк мәйданда башка чара уздыру – хакимиятләрнең митингларга рөхсәт бирмәве өчен төп сәбәпләр булып тора. Алар оештыручыларга башка вакыт яки урын билгеләргә тәкъдим итә.

XS
SM
MD
LG