Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда көчле җил вакытында төзелеш краны торак йортка ауган


Төзелеш краны торак йорт өстенә ауган
Төзелеш краны торак йорт өстенә ауган

Казанның "21 век" торак комплесында көчле җил аркасында яңа торак йортка төзелеш краны ауган. Яраланучылар яки һәлак булучылар турында хәбәр ителми.

Торак комплекста яшәүчеләр сүзләренә караганда, кран яңа төзелгән йортка ауган. Йортның соңгы каты һәм фасадына зыян килгән. Йорт Камалиев-Толпар урамнары киселешендә урнашкан. Төзелешне "Ак Барс Девелопмент" ширкәте алып бара. Йорт әле кулланышка тапшырылмаган, анда кешеләр яшәми.

26 июнь төштән соң Казанның төрле районнарында көчле җил булды, яңгыр һәм боз яуды. Шәһәр үзәген һәм Яңа Савин районын су басты. Машиналар зыян күрде, су йортларның подъездларына кадәр үтте.

Татарстан синоптиклары көчле җил һәм яңгыр турында кисәткән иде. 27 июньгә дә һава торышы начараую турында хәбәр ителде.

XS
SM
MD
LG