Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Төркиядән Русия белән хәрби хезмәттәшлектән баш тартуны сорый


АКШ һөҗүм очкычлары
АКШ һөҗүм очкычлары

Әгәр Әнкара Русиянең С-400 ракет системын сатып алудан баш тартмый икән, Төркиягә Американың яңа F-35 һөҗүм очкычларын тапшыру мәсьәләсе ачык калачак.

Бу хатка Сенатта узган тыңлауларда АКШ дәүләт секретаре урынбасары Уэсс Митчел белдергән. Ул Русия хәрби-сәнәгать оешмалары белән хезмәттәшлек итүче ширкәтләргә чикләүләр кертү турындагы канун өлгесенә сылтана.

Соңгы вакытларда АКШ белән Төркия мөнәсәбәтләре киеренкеләнде. Моңа Американың Сүриядә алып барган сәясәте һәм төрек хакимиятләренең берничә АКШ ватандашын кулга алу сәбәп булды. Кулга алынучылар арасында террорчылыкка ярдәм итүдә гаепләнгән пастор Эндрю Брансон да бар.

Шул ук вакытта Митчел Төркияне "Ислам дәүләте" сугышчан төркеменә (Русиядә тыелган оешма) каршы кампаниядә катнашучы "НАТОда АКШның төп беректәше" дип атады.

Сишәмбе президент Дональд Трамп Рәҗәп Эрдоганны президент сайлауда җиңүе белән котлады.

Моннан тыш, АКШ үзенең THAAD тибындагы ракет системын Һиндстанга тәкъдим итәргә мөмкин. Аңа да Русиядән С-400 системын сатып алудан баш тарту шарты куела.

XS
SM
MD
LG