Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мөселман киносы фестиваленә бер меңгә якын гариза килгән


Былтыргы Казан мөселман киносы фестивале күренеше
Былтыргы Казан мөселман киносы фестивале күренеше

Казанда узачак XIV Халыкара мөселман киносы фестиваленә гаризалар кабул итү тәмамланды. Оештыру комитеты хәбәр иткәнчә, фестивальдә катнашырга теләк белдереп 56 илдән гаризалар алынган, тәкъдим ителгән фильмнар саны 967гә җиткән. Бу фестиваль тарихында моңарчы булмаган сан.

Гаризалар АКШ, Әзәрбайҗан, Әрмәнстан, Җәзаир, Бангладеш, Бәһрәйн, Беларус, Бельгия, Босния, Британия, Мисыр, Германия, Греция, Грузия, Һиндстан, Үрдүн, Гыйрак, Иран, Испания, Италия, Казакъстан, Канада, Катар, Кыргызстан, Кытай, Күвәйт, Кыпрыс, Лүбнән, Монголия, Мәгъриб (Марокко), Мексика, Непал, Нидерланд, Берләшкән гарәп әмирлекләре, Фәләстин, Польша, Португалия, Русия, Сербия, Сүрия, Таҗикстан, Төркия, Украина, Үзбәкстан, Шри-Ланка, Швейцария, Швеция, Франция, Финляндия, Чехия, Эстония, Көньяк Корея һәм Япониядән килгән.

Татарстаннан 30 эш тәкъдим ителгән, алар арасында кыска һәм тулы метрлы картиналар, уен, документаль, анимация фильмнары бар.

Бәйгедә катнашучыларны кино белгече Сергей Лаврентьев җитәкчелегендәге сайлап алу комиссиясе киләсе атнада ук игълан итәргә җыена.

XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивале 4-10 сентябрьдә узачак. Фестивальнең ачылышы гадәттәгечә “Пирамида” күңел ачу комплексында үтә, ә ябылу тантанасы “Эрмитаж” концерт-һоллында булачак.

Фестивальнең төп програмын быел "Ривьера" күңел ачу комплексында урнашкан "Grand Cinema 3D Port Cinema" кинотеатрда карап булачак. Кинотеатрның өч залында конкурста катнашучы һәм конкурстан тыш фильмнар күрсәтелә, фестивальнең презентацияләре дә шушында узачак. Параллель програм Мир кинотеатры мәйданчыгында тәкъдим ителәчәк.

XS
SM
MD
LG