Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар Русия аркасында интернет ирегенә куркыныч яный дип белдерде


Ирекле интернет өчен пикетта катнашучылар

Британиянең Article 19 хокук яклау оешмасы Русия гамәлләре аркасында интернет ирегенә куркыныч яный дип белдерде. Бу хактагы документ Женева БМОның кеше хокуклары шурасы сессиясендә тәкъдим ителде.

Документны 52 халыкара оешма имзалаган. Алара арасында Amnesty International, Human Rights Watch, "Репортеры без границ", "Сахаров үзәге", Мәскәү Һелсинки төркеме, "Роскомсвобода", "Русь сидящая" һәм башкалар бар.

Соңгы алты елда Русия интернетта мәгълүмат тарату иреген чикләүче, Русия җитәкчелегенә кешеләрнең шәхси сөйләшүләренә керә алырлык механизм булдыра, диелә хокук яклаучылар белдерүендә. Русия хакимияте ресурсларны томалау өчен яңадан-яңа сәбәпләр таба, мәхкәмә карарларын да исәпкә алмый, ә интернет кулланучылар фикер белдергән өчен генә дә эзәрлекләүләргә дучар була диелә.

Аерым алганда, сүз "Яровая кануннары", Telegram-ны томалау, мәхкәмәгә кадәр сайтларны томалау һәм интернетта анонимлыкны тыючы, интернет-ширкәтләрне ялган мәгълүматны томаларга мәҗбүр итүче канун өлгеләре турында бара.

Хокук яклаучылар "фикерләрне ирекле белдерү, шәхси тормышның онлайн да, офлайн да кагылгысыз булу хокукын яклау өчен" БМОдан Русия гамәлләрен тикшерүне сорый.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG