Кремль белдерүенчә, ике җитәкче АКШ һәм Русия мөнәсәбәтләренең хәзерге торышы һәм киләчәге, шулай ук халыкара проблемнар турында сөйләшәчәк.
Reuters язуынча, әлеге очрашу АКШның кайбер беректәшләрендә борчу уятырга һәм Америкада Трампны тәнкыйтьләүчеләрнең ачуын китерергә мөмкин. Алар президентны Русиянең гамәлләренә ирек куюда гаепли. Трамп үзе Путин белән татулашырга һәм Русияне глобаль проблемнарны чишәргә җәлеп итүне теләвен даими әйтеп килә.
Президентлар очрашуына кадәр 11-12 июльдә НАТО саммиты булачак. Җыенда Трамп та катнаша. 13 июльдә ул эш сәфәре белән Британиягә бара.
Финляндия НАТО әгъзасы түгел, нейтраль дәүләт. 1975 елда Һелсинкида Европада иминлек вә хезмәттәшлек киңәшмәсенең тәгаен килешүе имзаланган иде. Ул вакытта Совет берлеге һәм АКШ арасындагы килешүне киеренкелекнең йомшаруы дип атадылар.