Accessibility links

Кайнар хәбәр

Июль ахырында Болгарда VI мөселман яшьләре җыены узачак


Болгар шәһәре
Болгар шәһәре

22-29 июльдә Болгарда VI мөселман яшьләре форумы узачак. Ел саен уздырыла торган әлеге җыенда 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшь мөселманнар катнаша.

Җыен көннәрендә катнашучыларны ислам, хәдис белеме, гакыйдә, фикһ дәресләре көтә дип хәбәр итә Татарстан мөфтиятенең матбугат үзәге. Моннан тыш, програмда викториналар, мастер-класслар, тренинглар, "күңелле стартлар" һәм төрле спорт ярышлары каралган.

Форум Болгарның чатырлар шәһәрчеге урынында уздырылачак. Анда катнашучыларга берничә шарт куела. Алар соцаиль челтәрләрдә "Мин форумда ни өчен катнашырга телим" темасына пост язарга, ислам нигезләре белемнәрен бәяләү өчен тест узарга тиеш.

Сайлау этабын үткән катнашучылар бер төркемгә берләштерелә һәм Болгарга сәяхәткә әзерләнәчәк диелә.

Моңа кадәр Мөселман яшьләре көннәрен “Идел” яшьләр үзәге оештыра иде. Берничә ел элек ул мөфтият карамагына күчте.

XS
SM
MD
LG