Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алексей Навальныйның энесе, "Ив Роше" эше нигезендә хөкем ителгән Олег Навальный җомга колониядән иреккә чыкты. Аны каршы алырга хатыны Виктория, оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный һәм Коррупциягә каршы көрәш фонды хезмәткәрләре килде.

Пәнҗешәмбе Алексей Навальный Instagram-да Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Олег Навальныйга карата хөкем карары кануни булмавын, җинаять эше ялганга корылганын таныды дип язды.

2014 елның декабрендә Олег Навальный "Ив Роше" ширкәте белән хәрәмләшүләр гаепләве нигезендә 500 мең сум шраф һәм өч ярым ел төрмәгә хөкем ителде. Алексей Навальныйга да шундый ук күләмдә штраф салынды һәм өч ярым елга шартлы рәвештә хөкем карары чыкты.

Колониядә Олег Навальныйны "даими тәртип бозулар өчен" штарф изоляторына утырттылар. Шартлы рәвештә вакытыннан алда иреккә чыгару мөрәҗәгатьләрен дә кире кактылар.

2018 елның апрелендә Русия Югары мәхкәмәсе президиумы Олег Навальныйга хөкем карарын гамәлдә калдырды. Гәрчә Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенең хөкемнең канунсыз чыгарылуы турында карары да бар иде.

"Мемориал" хокук яклау оешмасы Олег Навальныйны сәяси тоткын дип таныды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG