Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәфис Кашапов: "Кимсетелгән халыкларда "Азатлык" шигаре беренче урында торырга тиеш"


Рәфис Кашапов (архив фотосы)
Рәфис Кашапов (архив фотосы)

Хәзер Англиядә һәм Польшада яшәүче бертуган Рәфис һәм Нәфис Кашаповларга икенче июльдә 60 яшь тула. Чаллы милли хәрәкәте эшендә катнашып килгән ике дистәгә якын кеше шушы уңайдан аларны котларга җыелды. Котлаулар, фикер алышулар телефон, Whatsapp аша барды.

Заманында шәһәрнең милли эшләр бүлеген җитәкләгән Галимҗан Зарипов бертуган Кашаповларны гомер бәйрәмнәре белән котлады һәм “Көрәшләрегезне, милләткә булган хезмәтләрегезне халык онытмас. Алга таба да үзегезне саклагыз”, дип мөрәҗәгать итте.

Галимҗан Зарипов
Галимҗан Зарипов

Чара барышында Нәфис Кашаповның телефоны, техник сәбәпләр аркасында булса кирәк, эфирдан югалды. Ә Рәфис Кашапов котлауга килгән һәркем белән диярлек элемтәдә булды, рәхмәтен әйтте.

Туры элемтә барышында Азатлык Рәфис әфәндегә берничә сорау да бирде. "Сез пенсиягә чыгу хокукы бирә торган 60 яшегезне чит илдә каршы аласыз. Күңелдә нинди хисләр, тойгылар?", дигән сорауга Рәфис Кашапов шундый җавап бирде: "Чаллыда яшәгәндә без аны бәйрәм итеп түгел, җыелып сөйләшеп, фикерләшеп үткәрә идек. Башта эшмәкәрлек турында, аннан инде милли хәрәкәткә кереп киткәч татар теле, мәдәнияте һәм тарихы проблемнары, милләтне саклау, алга җибәрү мәсьәләләре турында зур залларда халыкны җыеп сөйләшә идек. Анда Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Салават Фәтхетдинов кебек шәхесләребез дә, танылган язучыларыбыз да катнашты. Хәзер дә, кайда гына булсак та, халкыбыз өчен көрәшүне төп максат итеп куябыз".

Рәфис әфәнде хәзер Лондонда яши. Билгеләнгән пенсиясенең язмышы ничек булыр соң? Әйтелгән җаваптан күренгәнчә, Рәфис Кашаповта пенсия кайгысы бөтенләй булмаган. “Кайда булсак та, милли азатлыгыбыз, бәйсезлегебез өчен уйлануларда булдык. Киләчәктә Идел-Урал халыкларының туган тел, милли мәнфәгатьләр өчен көрәшкә күтәрелүләренә ышанычыбыз бар. Кимсетелгән халыкларда "Азатлык" шигаре беренче урында торырга тиеш”, диде Рәфис Кашапов.

XS
SM
MD
LG