"Мин аның белән барысы турында да сөйләшәчәкмен. Без Украина турында да, Сүрия турында да, сайлаулар турында да сөйләшәчәкбез. Кемнең дә булса безнең сайлауларга кысылуын теләмибез", диде Трамп.
Кырымны Русиянеке итеп тану мөмкинлеге турындагы сорауга Трамп: "карарбыз" дигән җавап кайтарды. Элегрәк Трамп Кырымны аннексияләүгә АКШның элекке президенты Барак Обама юл куйды дигән иде.
АКШ президенты Дональд Трамп һәм Русия президенты Владимир Путинның очрашуы 16 июльдә Финляндия башкаласы Һелсинкида узачак.