Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда пенсия яшен арттыруга каршы митингта Медведев исеме язылган плакатка черек помидорлар аттылар


Пенсия яшен арттыруга каршы урам чарасы
Пенсия яшен арттыруга каршы урам чарасы

Бүген Казанның Юдино бистәсендә "Тимер юлчылар" мәдәният йорты каршында пенсиягә чыгу яшен арттыруга каршы митингта катнашучылар хөкүмәт вәкилләре исеме язылган плакатка черек помидорлар аттылар.

Чараны "Гадел Русия" һәм "Русия коммунистлары" фиркасенең Татарстандагы бүлеге оештырды. Анда катнашучылар Дмитрий Медведев җитәкләгән хөкүмәтнең эштән китүен таләп итте дип хәбәр итә "Idel.Реалии".

Помидор ташлаган плакатта Русия премьер-министры Дмитрий Медведев, Русия хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова һәм Ольга Голодец, Евроазия икътисад берлеге Эшлекле шурасы президенты Виктор Христенко, "Русия нанотехнологияләр корпорациясе" ширкәте җитәкчесе Анатолий Чубайс һәм дәүләт киңәшчесе Борис Минц фамилияләре язылган иде.

Урам чарасына 250ләп кеше җыелды. Оештыручылар пенсия яшен арттыру һәм өстәмә кыйммәт салымын күтәрүгә каршы имзалар җыйды.

"Гадел Русия" фиркасе пенсия яшен күтәрми генә пенсияләрне арттыру мөмкинлеге бирүче альтернатив канун өлгесе бар дип тә белдерә. Сүз "Русиядә иминият пенсия системы турындагы" канун өлгесе турында бара. Документка ярашлы, пенсия күләме хезмәткәрнең эш стажына һәм хезмәт хакына бәйле булачак, бөтен ташламалар калачак, 2030 елга кадәр пенсия яшен арттыру тыелачак.

"Русия коммунистлары" пенсия яшен арттыру урынына прогрессив салымнарга үзгәрешләр кертергә чакыра.

Русия хөкүмәте пенсиягә чыгу яшен 2019 елда арттыра башлаячагы турында игълан итте. Күчеш чоры 15 елга сузыла. Нәтиҗәдә ирләр 65, хатын-кызлар 63 яшьтә пенсиягә чыгачак.

XS
SM
MD
LG