Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядәге милли республикалар ана телен укытуны ихтыярига калдыруга каршы көрәшне дәвәм итәчәк


21 май Мәсәүдә узган беренче утырыш

Конференциядә туган телләрне укытуны ихтыярига калдыру кануны өлгесе тудырган куркынычлар һәм аны үзгәртү тәкъдимнәре турында фикер алыштылар.

Бүген Русия халыклары демократик конгрессы милли телләргә багышланган II конференция уздырды. Чара видеоконференция форматында 12 төбәктәге онлайн-мәйданнарда үтте. Онлайн мәйданнар Адыгея, Алтай, Башкортстан, Дагыстан, Кабарда-Балкар, Коми, Мари Иле, Саха (Якутия), Төньяк Осетия - Алания, Татарстан, Чуашстан республикаларында, Мәскәүдә урнашты.

Конференциядә туган телләрне укытуны ихтыярига калдыру кануны өлгесе тудырган куркынычлар һәм аны үзгәртү тәкъдимнәре турында фикер алыштылар. Шулай ук канун өлгесенең Русия думасында беренче укылышта кабул ителүенә төбәкләрнең мөнәсәбәте турында да сөйләштеләр. Казаннан галим Марат Лотфуллин ни өчен милли республикаларның дәүләт телләре генә урыс телен укытуга заян сала, ә математика яки физкультура турында бер сүз дә әйтүче юк дигән сорау куйды.

Башкортлар башкорт телен укытуны яклар өчен ата-аналар комитеты челтәрен булдыруларын сөйләде. Алар шактый гына актив эш алып бара. Башка милли республикаларга да ата-аналар белән тыгыз эшләргә киңәш итте.

"Безнең бүгенге төп коралыбыз каләм һәм интернет", диде алар.

Киләчәктә "почта митингы" оештырырга тәкъдим итте. Ягъни милли телләрне яклап Русия президенты исеменә хатлар яудырырга чакырды.

"Канәгатьсез кешеләрнең күп икәнен белсеннәр. Бөек эшләр кечкенәдән башлана. Читтә калырга ярамый, юкса алар безне юк итәчәк. Балаларыбызның киләчәге безнең кулда", диде Башкортстан вәкилләре.

Башкортлар милли мәктәпләрдә милли телләрне укытуны юк итмәсеннәр өчен мәктәп уставларын тәртипкә китерергә чакырды. Милли балалар бакчаларына игътибарны арттырырга киңәш итте.

Кабарда-Балкардан Мумад Чеченов әлеге канун өлгесе Русиядәге урыс булмаган халыкларны юк итүче документ дип атады.

"Көз көнне Русия думасы һәм Федерация шурасы Украинаның 2020 елдан милли азчылык телләрендә белем бирүне туктатуны күздә тоткан мәгариф турындагы яңа канунын гаепләүче белдерү кабул итте. Әмма анда тел предмет буларак укытылачак. Хәзер Русиядә шундый ук канун кабул итәләр. Бу ике төрле стандарт", диде ул.

Чеченов фикеренчә, мондый кануннар федерация субъекты белән килештерелмичә кабул ителергә тиеш түгел.

"Русияне шовинистик сәясәт каплап алды. Урыс зыялылары бу мәсьәләгә битараф калды. Демократлар да, коммунистлар да, ягъни барысы да бер фронт булып безгә каршы булды", диде ул.

Дагыстан вәкиле ана телләрен ата-ана ризалыгы белән укыту пункты аларга туры килмәвен әйтте.

"Без укытучылар берләшмәсен булдырачакбыз", диде ул.

Саха республикасыннан Иван Степанов бу тема мәсьәләсендә битарафлар булмавын әйтте.

"Республика Дәүләт җыенында тыңлаулар уздырдык. Җыелган халык 100% бу канун өлгесенә каршы булуын әйтте. Әгәр бездә чит тел дәресе өч сәгать укытыла икән, ана теленә дә ким дигәндә өч сәгать каралырга тиеш. Әгәр инде бөтенләй кыса башласалар, дәүләт телен өйрәнергә теләмәүчеләр аны укымау турында гариза язсыннар", диде ул.

Осетиянең Алания вәкиле Алихан Дәүләт думасындагы дүрт депутатның өчесе канун өлгесен хуплап тавыш бирүен, ә берсенең тавыш бирүдә катнашмавын әйтте. Аның сүзләренчә, аларның депутатларга тәэсир итәрлек мөмкинлекләре юк.

"Канун үз көченә кергәч без аны Конституция мәхкәмәсенә шикаять итәргә уйлыйбыз", диде ул.

Якутия вәкилләре милли телләрне ихтыяри укыту инде Якутиянең азсанлы халкының дүрт җирле теленең югалуына китерүен сөйләде.

Сыктывкарда коми телен ана теле буларак 230 бала укыячагы әйтелде. Бу шәһәрдә белем алучы балаларның 1%ннан да ким.

Коми вәкиле пенсия яшен күтәрү һәм өстәмә кыйммәт салымын арттыру митингында катнашучылар белән берләшеп митингларга чыгарга чакырды.

Мәскәүдән җәмәгать эшлеклесе Гаяр Искәндәр халыкара җәмәгатьчелек ярдәме булмый торып бу мәсьәләдә алга китеп булмаячагын әйтте.

21 май Мәскәүдә Русиянең күп кенә милли республикалары вәкилләре катнашында беренче "түгәрәк өстәл" сөйләшүе узды. Аның нәтиҗәсендә туган телләрне яклау максатыннан "Русия халыклары демократик конгрессы" иҗтимагый хәрәкәтен булдыру турында карар кабул ителде.
19 июнь Русия думасы "Мәгариф турындагы" канунга үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карады. Милли телләрне ихтыярига калдыруны күздә тоткан канун өлгесе беренче укылышта кабул ителде. Татарстаннан сайланган 16 депутатның 11е аны хуплап тавыш бирде. Икенче укылышка депутатлар өлгене тулыландырырга вәгъдә итә. Туган тел уку планының мәҗбүри өлешендә калачак диелә, ләкин ул федераль дәүләт стандартларының бер генә вариантында булачак.

Берничә көн элек Русия мәгариф министрлыгының туган телне өйрәнүгә 1 сәгать калдыруны тәкъдим итүе билгеле булды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG