Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар ата-аналары төркеме ана телен атнага дүрт сәгатьтән дә кимрәк укытмауны сорый


Татар ата-аналары төркеме Русия думасы депутатлары һәм Татарстан мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһановтан "ана теле" фәнен Федераль дәүләт мәгариф стандартының (ФГОС) барлык мәҗбүри уку планына ким дигәндә дүрт сәгать кертүне сорый. Әлеге мөрәҗәгать төркемнең "Вконтакте" сәхифәсендә басылган.

Татар ата-аналары фикеренчә, "ана теле" предментын дүрт сәгатьтән дә кимрәк уку аны дәүләт теле һәм Русия халыкларының ана теле буларак үзләштерү мөмкинлек бирмәячәк.

Моннан тыш ата-аналар депутатлардан "Русия республикалары дәүләт телен" ФГОСның укыту планының мәҗбүри өлешенә кертүне рәсмиләштерүне сорый. Урыс телен исә республика дәүләт теле һәм ана теле буларак укыту планына кертүне максатчан түгел дип саныйлар, чөнки урыс теле болай да Русиянең дәүләт теле буларак укытылып килә.

19 июнь Русия думасы "Мәгариф турындагы" канунга үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карады. Милли телләрне ихтыярига калдыруны күздә тоткан канун өлгесе беренче укылышта кабул ителде. Татарстаннан сайланган 16 депутатның 11е аны хуплап тавыш бирде. Икенче укылышка депутатлар өлгене тулыландырырга вәгъдә итә. Туган тел уку планының мәҗбүри өлешендә калачак диелә, ләкин ул федераль дәүләт стандартларының бер генә вариантында булачак.

Берничә көн элек Русия мәгариф министрлыгының туган телне өйрәнүгә 1 сәгать калдыруны тәкъдим итүе билгеле булды.

XS
SM
MD
LG