Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда пенсия яшен арттыруга каршы урам чарасын уздыруга ташландык урын тәкъдим ителгән


Урам чарасын уздыруга тәкъдим ителгән урын
Урам чарасын уздыруга тәкъдим ителгән урын

1 июльдә урам җыенын оештыручыларга сәгать иртәнге 7дә ташландык урын тәкъдим итәләр. Оештыручылар мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте.

Җәмәгать активисты Раушан Вәлиуллин җитәкчелегендәге инициатив төркем пенсия яшьләрен арттыруга каршы фикерләр белдерү өчен 1 июль көнне Чаллыда урам җыены уздыру буенча башкарма комитетка гариза-белдерү юллый. Анда 2018 елның 1 июлендә Чаллы каласының Энтузиастлар бульварында 13 сәгатьтә урам җыены булачагын искәртү була. Хакимиятләр әлеге искәртүне алалар һәм инициатив төркемгә "Әлеге бульварда бу көнне башка чара уздырылуы сәбәпле, сезгә урам җыены өчен урын ЗӘБ бистәсендәге Колизей бинасы янындагы паркта бирелә. Әлеге чараны иртәнге 7дән 10 сәгаткә кадәр уздырырга тәкъдим ителә", дигән җавапны җибәрәләр.

Әлеге җавап урам җыены оештыручыларны канәгатләндерми, үз дигәннәренә ирешү өчен башкарма комитетны Чаллы мәхкәмәсенә бирәләр. Мәхкәмә 26 июньдә уза. Раушан Вәлиуллин сүзләренчә, казый Эдуард Додин мәхкәмәдә "хакимиятләрнең мондый чараларны уздырганда кайда урын тәкъдим итәргә хокуклары бар. ЗӘБ бистәсе кырында чара уздыру сезнең максатка каршы килми" дип, каршылык чарасының урынын да, вакытын да шул килеш калдыра.

Раушан әфәнде әйтүенчә, Чаллының Энтузиастлар бульвары бик зур. Ул бер якка гына да 700 ләп метрга сузыла. Анда берьюлы, бернинди каршылыксыз 5-6 чара үткәреп була.

Чаллы мәхкәмәсе чара уздыру урыны буенча башкарма комитет тәкъдимен үз көчендә калдыргач, Раушан Вәлиуллин 29 июньдә иртәдән үк Чаллы мәхкәмәсе карарын шикаят итеп, электрон почтадан Казан мәхкәмәсенә аппеляция юллый. Шушы көнне 14 сәгатьтә әлеге шикаятне кабул итеп алулары турында җавап ала. Хәзер алар Татарстан мәхкәмәсе карарын көтәләр.

"Канун буенча Казандагы мәхкәмә әлеге эшне урам җыенына кадәр карарга тиешләр. Хәзер Казан сүзен көтәбез. Бу эшне 30 июнь кичендә дә, 1 июль иртәсендә дә карарга мөмкиннәр. Ләкин моңа ышаныч юк. Эшне дүшәмбе көнне караулары да бик ихтимал", ди Вәлиуллин. Аның әйтүе буенча, алар урам җыенын 1 июльдә 13 сәгатьтә, үзләре билгеләгән урында, ягъни Энтузиастлар бульварында уздырырга исәпли.

Шулай ук Раушан әфәнде сүзләренчә, монда канун бозулар булмаячак. Чөнки, быелның 26 июнендә Русия Югары мәхкәмәсе пленумы уза. Анда 28 нче санлы карар кабул ителеп, шуның 16 нчы пунктында “Бер урында узган чара икенче чарага комачаулык итми, чаралар үткәрүгә каршы килү өчен бу җирле хакимиятләр өчен сәбәп була алмый”, диелә.

"Хәзер кабул ителгән карар нигезендә каршылык чаралары тәгаенләнгән урыннарда ярминкәләр һәм күргәзмзләр оештыру да киртә була алмый”, ди Вәлиуллин.

Шунысын искәртик, хакимиятләр тәкъдим иткән колизей бинасы 2000 елларда нык танылган күңел ачу йорты иде. Моннан 3-4 ел элек бу урынны татар милли хәрәкәте Рәфис Кашаповны яклап уздырылган чаралар урыны итеп бирә башладылар. Менә бу елларда шул ук Колизей бинасын татар театрына бирү турында карар кабул иттеләр.

Хакимиятләр колизейның "сөрген" урыны икәнен аңлый һәм урам җыеннарына урынны шушыннан бирә. Шул ук вакытта татар театрының монда булуына каршы фикерләргә "бу урын-шәһәрнең үзәге", дип җавап кайтара.

XS
SM
MD
LG