Ул чишенгән килеш "Ыштансыз калдырдылар" ("Обобрали до трусов") дигән шигар тотып торды, дип хәбәр итә "Idel.Реалии".
Беренче тапкыр мондый чараны хөкүмәт пенсия яшен арттыру һәм өстәмә кыйммәт салымын күтәрүгә каршы митингка рөхсәт бирмәгәч Дондагы Ростовта активист Анастасия Шевченко уздырган иде. Шундый ук флешмоб Мәскәүдә Кызыл мәйданда да узды.
Русия хөкүмәте пенсиягә чыгу яшен 2019 елда арттыра башлаячагы турында игълан итте. Күчеш чоры 15 елга сузыла. Нәтиҗәдә ирләр 65, хатын-кызлар 63 яшьтә пенсиягә чыгачак.