Accessibility links

Кайнар хәбәр

1 июль Уфада алданган өлешчеләр каршылык чарасы уздырды. Алар хакимияткә ышанмауларын әйтте.

Чара башкаланың Черниковка бистәсендәге Химиклар мәдәният сарае каршындагы мәйданда узды. Каршылык чарасында Уфа шәһәреннән тыш Стәрлетамактан килгән алданган торак алучылар да катнашты.

Кулларда: "Корылтайдан ни файда, балаларыбыз урамда чагында", "Хакимият байый, балалар урамда иза чигә", "Фаҗигагә юл куймагыз!","Торак сатып алып алдандык", "Балаларыбыз белән урамда торып калдык" кебек шигарләрне күрергә була иде.

“Инде мәхкәмәләшеп йөрүче кайберләребез бакыйлыкка күчә башлады. Алар газиз акчаларын салып, фатир алалмый дөньядан китеп барды. Ходай аларга үз хөкемен чыгарыр дип уйлыйм. Чөнки хакимият хөкеме булмады, алар безгә битарафлык күрсәтте", диде чарада катнашучы Альбина Салаватова.

Владимир Гуськов соңгы акчаларын фатир алуга тотуын әйтте. "Ә безнең акчаларга төзелеш ширкәтләре җитәкчеләре чит илләрдә типтерә. Без проблемлар хәл ителер, аларның милеге кулга алыныр дип өметләнәбез. Сайлауларда халык үзләрен алдаучы хакимияткә тавыш бирмәс дип өметләнәм”, диде ул.

Урам чарасында катнашучы Рәмил Мөхәммәтов сүзләренчә, төзүчеләргә җаваплылык каралмаган. "Алар акчаларын офшорга күчереп качып кала. Ә Башкортстан хакимияте, прокуратура аларны тикшерми. Шуңа без Башкортстан җитәкчеләре һәм прокуратураны мәхкәмәгә бирергә тиешбез", диде ул.

Рәмил Әминев хәтта Башкортстан башлыгына да ышаныч булмавын әйтте. "Без Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов белән дә очраштык. Ул алдагы елда проблем чишеләчәгенә ышандырды. Ләкин аңа ышану авыр, чөнки төзелеш һаман да булса туңдырылган килеш", диде.

Чарада балалар да катнашты. Алар шигарләр тотып күләгәдә утырды.
Чара ахырында республика һәм Русия җитәкчелегенә мөрәҗәгать кабул ителде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG