Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлфия Авзалова исемендәге төбәкара фестивальдә Гран-при бирелмәде


Актанышта Әлфия Авзалова фестивале
Актанышта Әлфия Авзалова фестивале

1 июльдә Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестиваль-бәйгенең төбәкара өлеше узды. Анда Татарстан, Башкортстаннан килгән үзешчән һәм профессионал артистлар  катнашты. 230 чыгыш арасыннан Гран-при бирерлек артист табылмады.

Бәйгенең жюри рәисе Салават Фәтхетдинов Гран-при бирелмәүне "Бу - минем теләк, минем фикер", дип аңлатты.

"Гран-при иясенең җыр башкару осталыгына бәя бирүчеләр генә түгел, тамашачы да "аһ" итәргә тиеш. Әлфия апа Авзалова беренче тапкыр сәхнәгә чыккач, халык "аһ" иткән һәм 50 ел аны шулай тыңладылар. Ә бүгенге җиңүче дипломы катнашучыларга бары тик өмет кенә бирә, Казанда үтәчәк Әлфия Авзалова фестиваленә чакыру дип кабул итәргә кирәк моны", диде җырчы.

Актанышта башланып киткән әлеге фестиваль быел беренче тапкыр халыкара дәрәҗәгә чыгачак. Актанышта аның төбәкара этабы узды. Биредә җиңүчеләр халыкара бәйгедә сайлау турын узмый гына катнаша алачак.

Төбәкара бәйгенең гала-концертында хореография, вокал, нәфис сүз осталары чыгыш ясады. Жюрида җырчылар Салават Фәтхетдинов, Венера Ганиева, композитор Риф Гатауллин, язучы Рабит Батулла, шагыйрь Мөхәммәт Мирза, Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова (Авзалова) һәм башкалар утырды.

Әлфия Авзалова исемендәге Беренче халыкара фестиваль-бәйге ике елга бер мәртәбә Казанда оештырылачак. Фестивальнең гала-концерты Казан, Мәскәү, Петербур һәм Рәсәйнең башка шәһәрләрендә, чит иллләрдә дә үткәреләчәк. Оештыру комитеты һәм жюри Татарстан, Русия һәм чит илләрдән чакырылган югары профессиональ артистлардан төзелә. Беренче фестиваль быел 20-22 октябрьдә Казанда узачак.

XS
SM
MD
LG