Accessibility links

Кайнар хәбәр

Активистлар Исхакыйның "Зөләйха" китабын бастыру өчен акча җыя башлады


"Зөләйха" киносы дискының тышлыгы
"Зөләйха" киносы дискының тышлыгы

"Азатлык" татар яшьләр берлеге Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулу уңаеннан "Зөләйха" әсәрен китап буларак бастырып чыгару өчен акча җыя башлаган. Ике мең данә китапка 142 мең сум акча кирәк.

Берлек активисты Наил Нәбиуллин хәбәр итүенчә, тиздән zuleyha.tatar сайты эшли башлаячак. Анда Гаяз Исхакый әсәренең электрон варианты куелачак һәм Рамил Төхвәтуллин төшергән "Зөләйха" киносын карап булачак. Шулай ук әсәрне китап буларак бастырып чыгарырга да җыеналар. Моның өчен акча җыю башланган. Ике мең данә китап бастыру өчен 142 мең сум акча кирәк ди Нәбиуллин.

Иганәчеләргә китап бүләк ителәчәк. Әйтик, 300 сумнан күбрәк акча бирүчеләргә - китап, бер мең сумнан күбрәк бирүчеләргә Гаяз Исхакый касәсе, “Зөләйха” китабы, "Рәхмәт хаты" тапшырылачак.

Активистлар "Зөләйха" әсәренең аерым китап булып бары бер тапкыр гына – XX гасыр башында басылганын искә төшерә.

"Зөләйха" – фаҗигале әсәр, әмма милләтебезнең зур рухи көчен күрсәтә: чын татар шундый булырга тиеш! Ул бездә горурлык хисләре уята. Әгәр без аны кабат бастыра алсак, бик күркәм булыр иде. Гаяз Исхакыйның 140 еллык юбилей елында бу китапны чыгару изге бурычыбыз булып торадыр! Милләтебезнең үзаңын ныгыту өчен "Зөләйханы" халкыбызга җиткерергә һәм танытырга, ә Гаяз Исхакыйны милли байрак итеп күтәрергә тиешбез!" ди "Азатлык" берлеге активистлары.

"Зөләйха" китабы дөньяның төрле илләрендә яшәүче татарларга, төрле татар оешмаларына, активистларга җибәреләчәк дип күзаллана.

XS
SM
MD
LG