Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Иннополис" мэры Игорь Носов Түбән Новгород өлкәсе губернатор урынбасары итеп билгеләнде


Игорь Носов
Игорь Носов

Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин үзенең урынбасары вазифаларын башкаручы итеп моңа кадәр "Иннополис" шәһәре җитәкчесе булып эшләгән Игорь Носовны билгеләде.

Бу хакта төбәк хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Төрле вакытларда ул җитәкчелек иткән "Алабуга" һәм "Иннополис" икътисади мәйданнары илдә иң яхшылардан саналды. "Алабуга" мондый дәрәҗәне Европада да алды. Түбән Новгород инвесторлар өчен иң уңайлы 20 төбәк рәтенә керә алачак, Игорь Николаевич әлеге максатка ирешүдә ярдәм итәр дип ышанам", дигән Никитин.

Носов та өлкәнең икътисади потенциалы зур дип саный. "Мин өлкәне өйрәнә башладым, нәтиҗә өчен эшләүдә файдалы булырга тырышырмын", дигән Игорь Носов.

Носов Иннополиc махсус икътисади зонасын 2013 елдан җитәкләде.

Аның биографиясендә 1978 елның 28 апрелендә Казанда туганы, Мәскәү юридик институтында укыганы, АКШның Колорадо университетында белем эстәгәне, татар, урыс, инглиз телләрен камил белүе язылган.

2015 елны ул Татарстанның инвестиция үсеше агентлыгы коллегиясендә татарча чыгыш ясап интернет "йолдызы"на әверелде. Урыс исем-фамилияле булса да, ул татар түрәләреннән уздырып республиканың дәүләт телендә сөйләшүен, өстәвенә эшлекле сөйләшү алып барырга мөмкин булганын исбатлады.

XS
SM
MD
LG