Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ак йорт: АКШ Кырым аннексиясен танымаячак


Сара Сандерс
Сара Сандерс

АКШ Русиянең Кырым аннексиясен танымаячак һәм, ярымутрауны Украинага тапшырмый торып, чикләүләрне бетермәячәк. Мондый белдерү белән Ак йорт сүзчесе Сара Сандерс чыкты.

"Бу мәсьәләдә Русия белән килешмәскә булдык" диде Сандерс.

Дональд Трамп узган җомгада АКШ Русиянең Кырымны үзенеке итүе белән килешә алачакмы дигән сорауга "Карарбыз" дип җавап биргән иде.

16 июльдә Һелсинкида узачак Русия-Америка саммитында Кырым статусы турында фикер алышу булуы-булмавы турында Сандерс берни әйтмәде.

Узган якшәмбедә АКШ президентының дәүләт иминлеге мәсьәләләре киңәшчесе Джон Болтон да телевидениедәге әңгәмәдә Трамп сүзләрен кабатлады. Дональд Трамп белән Владимир Путин очрашуына Кырым статусы турында сөйләшү булачакмы дигән сорауга "Карарбыз" дип җаваплады.

XS
SM
MD
LG