Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гадел Вафин КФУдагы вазифасыннан китә


Гадел Вафин
Гадел Вафин

Татарстанның элекке сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин КФУ ректоры киңәшчесе вазифасыннан китә. Ул АФК "Система"да эшләячәк диелә.

Вафинның китүе турында студентларның Univer TV телеканалы хәбәр итте. Телеканал мәгълүматларына караганда, элекке министр АФК "Система"ның медицинага бәйле кластерындагы вазифага билгеләнәчәк.

Быел февральдә Гадел Вафин Казан федераль университеты ректорының киңәшчесе итеп билгеләнгән иде. Ул медицина белеме һәм тикшеренүләре, университет клиникасы эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләр белән шөгыльләнде.

Аңа кадәр Вафин Татарстанның сәламәтлек саклау министры булып эшләде. Министрлыкта коррупциягә бәйле низагтан соң һәм министр урынбасары Елена Шишмарева үзенә кул салганнан соң Гадел Вафин министр вазифасыннан китү турында гариза язды.

XS
SM
MD
LG