Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда татар фильмнарын тәкъдим итәләр 


"Байгал" фильмыннан кадр
"Байгал" фильмыннан кадр

4 июльдә Казакъстанда Татарстан киносы көннәре башлана. Ике көн эчендә казакъ тамашачысы Рамил Фазлыевның "Мулла", Илдар Ягафәровның "Байгал", Илшат Рәхимбайның "Представь" һәм Салават Юзиевның "Хлопнул дверью и ушел" фильмнарын карый алачак.

Татарстанда төшерелгән кинолар шулай ук 1-7 июль көннәрендә Астанада баручы 14-нче "Евразия" халыкара кинофестивалендә дә катнаша. Быел кинофорумны Казакъстан башкаласының 20 еллыгына багышлаганнар. Татар фильмнарын форумда Казан халыкара мөселман фестивале башкарма мөдире, "Татаркино" җитәкчесе Миләүшә Айтуганова һәм Татарстан кинематографистлары берлеге рәисе, режиссер Илдар Ягафәров тәкъдим итә. Татарстанда төшерелгән "Байгал" һәм "Хәлимә" картиналары "Евразия" фестиваленең конкурстан тыш програмына кергән.

Элегрәк татар киноларын Кыргызстанда да күрсәттеләр. Анда да Татарстан киносы көннәре узды, бу чара кысаларында Бишкәктә тулы метрлы өч картина - “Мулла”, “Байгал”, “Курбан-роман: история с жертвой” , шулай ук Илшат Рәхимбайның "Гастарбайтер", "Не верю!" һәм "Представь" дип аталган кыска метрлы фильмнары күрсәтелде.

Кыргызстан, үз чиратында, Казан кинофестивале идарәсенә Чыңгыз Айтматов әсәрләре нигезендә төшерелгән фильмнарын бирде, алар сентябрь аенда Казанда халыкара мөселман киносы фестивалендә күрсәтеләчәк. Кыргызстан фестивальгә чакыру алды. “Татаркино” исә Кыргызстан кино төшерүчеләре карамагына Айтматовның 2007 елда Лейпцигта төшерелгән кино кадрларын тапшырды.

XS
SM
MD
LG