Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элемтә операторларының "Яровая кануннарын" үтәү өчен җиһазлары юк


Элемтә операторлары "Яровая кануннары"ның кулланучыларның сөйләшүләрен һәм язышуларын саклау таләбен үти алмый, чөнки аларның сертификацияләнгән җиһазлары юк.

Бу хакта Россвязь хәбәренә сылтанып "Коммерсантъ" яза.

Кулланучыларның сөйләшүләре һәм язышулары турындагы мәгълүматны ярты ел дәвамында саклау турындагы таләп 1 июльдән эшли башлады.

28 июньдә телефон элемтәсе операторлары берлеге Русия элемтә министрлыгына хат җибәрде. Анда мәгълүмат саклау өчен нинди җиһаз кулланырга һәм аны каян алырга икәне сорала. Министрлык җавабында мондый җиһазны җиде ширкәт ясый ала диелә. Ләкин әлеге җиһазларга сынау үткәрә алырдай бер генә оешма бар, ә ул сертификат бирә алмый. Моның өчен аерым оешма кирәк. Әле ул аккредитация уза. Сертификатсыз җиһаз кулланган өчен административ җаваплылык каралган.

Элегрәк Русиянең сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге "Яровая кануннары"н үтәү өчен МТС, "Мегафон", "Вымпелком" ("Билайн") операторлары чыгымнары 100 млрд сум тәшкил итәчәк дип белдергән иде.

Кәрәзле элемтә операторлары үз хезмәтләренә бәяләр 2-3 тапкырга артырга мөмкин дип кисәтте. "Яровая кануннары"н үтәү өчен интернет-провайдерлар хезмәтләренә бәяләрне 8-10 процентка арттырды.

XS
SM
MD
LG