Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыдагы Татар телен яклау комитеты Татарстанда татар теленә бүленгән акчаларның ничек тотылуын сорый


Тәлгат Әхмәдишин (с) һәм Илмир Сәлих (у)

Чаллыдагы Татар телен яклау комитеты Татарстан хакимиятләреннән татар телен үстерүгә бирелгән акчаларның ни рәвешле сарыф ителүенә җавап таләп итә. Бу һәм башка таләпләр Татарстан җитәкчеләренә җибәрелгән ачык дәгъва хатында күрсәтелә.

Хат авторлары Татарстанда татар теленең дәүләт теле буларак тиешле дәрәҗәдә кулланылмавына игътибар итә. Алар дәүләт оешмалары исемнәре язылган алтакталар, шәһәр-авылларда урнаштырылган рәсми визуаль атрибутика һәм күргәзмә мәгълүмат, канун таләп иткәнчә, ике дәүләт телендә дә язып урнаштырылган, телевидение һәм киңкүләм чаралардагы чыгышларның 50 проценты татар телендә булырга тиешлеген дә язалар.

Моннан тыш, Татарстан халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү дәүләт програмы нигезендә күп миллион сумнар бүленеп бирелүе, ләкин татар телен кайгырту кәгазьдә генә калуы турында да языла. Әйтик, беренче програмда Татар дәүләт милли университетын төзү каралган иде. Әмма эш бөтенләй башланмады. Милли университет булмауда комитет әгъзаләре ул чактагы президент Миңтимер Шәймиев, Татарстан хөкүмәте рәисе булып торган Фәрит Мөхәммәтшин җавап бирергә тиешләр= дип белдерәләр.

"Бюджет акчалары, әлбәттә, бу максатларга ел саен бүленделәр. Әмма татар теле бүгенге көнгә кадәр дәүләт оешмаларында кулланылмый. Татар авылы җирле үзидарәләренә, район оешмаларына татар телендә гариза язсаң, урысча гына җавап алына. Татар авыл мәктәпләре, балалар бакчалары, клуб мөдирләре үз эш планнарын урыс телендә генә язарга, хисапларын югары оешмаларга бары тик урыс телендә генә җибәрергә мәҗбүр ителәләр.

Татар авылларында урнашкан агроферма җитәкчеләренә татар телендә гариза язсаң, аларны кабул итмиләр. 2-3 центнер арпа, бодай сорап язган гаризалар да (пай җирен кулланган өчен) бары урыс телендә генә язылырга тиешләр", диелгән хатта.

Бу уңайдан Чаллы активистлары Татарстан җитәкчелегенә берничә сорау юллый:

- "Телләрне үстерү максатыннан республика бюджетыннан 26 ел дәвамында бик күп миллионлаган бюджет акчалары бүлеп бирелгән. Шул исәптән республикабызда яшәгән татар халкы түләгән салым акчалары да! Ни өчен без түләгән салым безнең туган телебез үсешенә тотылмый?

- Кайчан Татарстанның топонимик атамалар каталогын чыгарачаксыз?

- Кайчан 2013 ел 1–ЗРТ кануны таләп иткәнчә, дәүләтнең киңкүләм мәгълүмат чараларыннан, шул исәптән телевидениедән күрсәтелгән спорт ярышларыннан тапшыруларны татар телендә алып баруны оештырасыз?

- Татар дәүләт милли университетын кайчан ачасыз? Милли университет ачылуга бүленеп бирелгән бюджет акчалары нинди максатларда тотылды?

- "2004-2013 елларга Татарстанның дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" Татарстан дәүләт програмына бүленеп бирелгән 121 миллион 802 мең 700 сум бюджет акчалары кайларга куелды?

- "2014-2020 елларга Татарстанның дәүләт телләрен һәм Татарстанда башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт програмына бүленгән 1 миллиард 84 миллион 200 мең бюджет акчалары ничек кулланыла?

Хатка Чаллының татар активистлары Мөнир Ситдыйков, Илмир Салих, Рифкат Сәгыйдуллин һәм Тәлгат Әхмәдишин имза куйган.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG